КФУның 7 студенты «ТР өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы җиңүчеләре

«Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә XV тапкыр үткән «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. 

Барлыгы 170 проект билгеләп үтеолде. Алар Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисади, социаль һәм гуманитар үсеш проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән. Конкурсның гомуми приз фонды 13 миллионны тәшкил иткән.

Быел конкурска 2000гә якын гариза тапшырылган. Ул Татарстан Республикасының инновацион потенциалын үстерү һәм галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, тикшеренүчеләрне, аспирантларның, студентларның һәм мәктәп укучыларының инновацион фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурсантлар 9 номинациядә көч сынашалар: «Перспектива», «Мәгарифтәге инновацияләр», «Инновацияләр башлангычы», «Социаль әһәмиятле инновацияләр», «Ел потенты», «Наноимпульс», «Цифрлы икътисад», «Илкүләм технологик инициатива» һәм «Яшьләр инновацион проекты».

Конкурсның җиңүчеләре арасына Казан университетыннан 7 вәкил бар. Болар төрле институт һәм факультетлардан Эвелина Ибраһимова, Владимир Астащенко, Кристина Китаева, Алексей Кондрашов, Иван Филин, Алиса Шәймәрданова, Юлия Данилова.

ТРНың Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 15 ел үткәрелү дәвамында 2 меңнән артык инновацион идеяләр хупланган, 522 җиңүченең проекты Россиядә кулланылышка кертелгән, шулардан 432се — Татарстанда.