КФУның Алабуга институты бөтен дөньядан тюркологларны җыйды

13-14 апрельдә КФУның Алабуга институтында “Төрки дөнья һәм ислам цивилизациясе: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары” IX Халыкара тюркология конференциясе уздырылды. Конференциянең төп максаты – төрки халыкларның телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү практикасы һәм фәнни проблемалары, төрки халыкларның тарихи язмышында ислам диненең роле һәм тоткан урыны турында фикер алышу. Фәнни чарада катнашуга галимнәр, вуз мөгаллимнәре, теологлар, методист-укытучылар, аспирантлар чакырылган иде.

Конференциядә секцияләр түбәндәге тематик юнәлешләр буенча бүленә: төрки халыкларның тарихы, мәдәнияты, археологиясе; төрки халыкларның топонимикасы һәм ономастикасы; төрки халыкларның фольклоры һәм әдәбияты; заманча төрки тел белеменең актуаль мәсьәләләре; төрки халыкларда ислам һәм дини күзаллаулар; лингвокультурология, контактология һәм тәрҗемә мәсьәләре; төрки телләрне һәм әдәбиятларны укытуда инновацияләр.

Гомәр Даутов сүзләренә караганда, әлеге конференция Алабуга институтының бер күрсәткече булып тора, ул бөтен дөньяга танылып бара: Төркия, Азербайҗан, Әрмәнстан, Кыргызыстан, Казахстаннан катнашучылар булган. Быел беренче тапкыр Һиндстаннан килгәннәр. 2016 елда Америкадан да катнашучылар булган.

Барлыгы 156 автордан гариза килгән, 127 эш кабул ителгән. “Мондый конференцияләр үткәрүне алга китеш дип саныйм, чөнки төрки дөнья һәм ислам факторы бүгенге глобаль процессларда зур роль уйный. Билгеле, төркиләр дә башка халыклар белән тыгыз бәйләнештә яши, алар бер-берсен баета гына. Тарихта булган “ак таплар”ны бетерү һәм алга таба перспективаларны билгеләр өчен бу үсеш закончалыкларын ничек тә булса гомумиләштерү кирәк дип саныйм. Төрки халыкларның үзара аралашуы бер-берсен һәм мәдәни яктан, һәм сәяси, һәм башка мөнәсәбәтләрдә баетуда ярдәм итә”, – ди конференцияне оештыручы Гомәр Даутов.

Чит илдән килгән катнашучылар арасында татар телендә чыгыш ясаучы кеше булмаган. Әмма Гомәр Даутов сүзләренә караганда, татар телен шактый үзләштергән кешеләр бар: “Төркиянең Стамбул университетыннан килгән төрек кунагыбыз – Ильяс Топсакал безнең белән саф татар телендә аралашты, чыгышы төрек телендә булды. Азербайҗаннан Рамиз Аскер, русча җавап бирүенә карамастан, татар телен бик яхшы аңлап утырды”, – дип сөйләгән Гомәр Даутов.

“Төрки дөнья һәм ислам цивилизациясе: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары конференциясе ике елга бер тапкыр оештырыла. 2003 елдан бирле Алабуга институты кысаларында үткәрелә. Киләсе конференция 2020 елда узар дип планлаштырыла”, – диде Гомәр Даутов.

«Татар-информ» МА материаллары ярдәмендә әзерләнде.