КФУның беренче курс студенты тхэквондо буенча Россия беренчелегендә бронза яулады

Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты 68 килограммга кадәр категориядә чыгыш ясады.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының беренче курс студенты Ханмагомед Рамазанов 21 яшькә кадәр яшьләр арасында WTF (World Taekwondo) тхэквондо буенча Россия беренчелегендә өченче урынны яулады.

«Ярышлар 9-14 мартта Анапада, Витязево бистәсендә узды. Дөресен әйткәндә, беренчелеккә әзерләнгәндә дә, көрәштә дә авыр булды «, — диде булачак табиб Ханмагомед.

Дагыстаннан яшь тхеквондист 68 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында ярышты, дүрт тапкыр көрәште, шуларның өчесен отты.

«Беренче көрәштә Ханмагомед вакытыннан алда Төньяк Осетиядән булган спортчыны җиңде, — дип сөйли Рамазановның тренеры, Казан шәһәре тхэквондо федерациясе президенты Алексей Каплев. — Икенче көрәш бик катлаулы булды. Безнең беренче курс студенты мәскәүле белән ярышты. Көрәш барышында башкала спортчысына урын биреп, ул нәтиҗәдә җиңү яулады. Өченче көрәштә шул ук хәл кабатланды: өстенлек Кабардино-Балкариядән булган тхэквондист ягында булды, ләкин Ханмагомед характерын күрсәтеп, җиңүне тартып алды. Ярымфиналда ул, кызганычка каршы, Адыгея спортчысына оттырды».

Ханмагомед Рамазанов Корея көрәш сәнгате белән тугыз яшеннән шөгыльләнә. Ул кадетлар арасында тхэквондо буенча дөнья  һәм Россия чемпионы, юниорлар арасында Россия чемпионы, шулай ук бу көрәш сәнгате буенча Россия беренчелегенең ике тапкыр бронза призеры.

«Бер үк вакытта табибка укырга һәм күнегүләр ясарга бик авыр булуга карамастан, спортны да, университетны да ташларга җыенмыйм.  Параллель рәвештә спортта да, укуда да биеклекләргә ирешергә планлаштырам «, — диде Ханмагомед.

Рамазанов тиздән 14-17 майда Люберцыда узачак Россия студентлар чемпионатына әзерләнә башлаячак.

Автор: Лариса Бусиль, фото Ханмагомед Рамазановның шәхси архивыннан