КФУның беренче курслар өчен тантаналы чара Универсиада авылында була

1 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә Универсиада Авылы территориясендә Казан федераль университетының беренче курслары өчен Белем көненә багышланган тантаналы чара булачак. 

Аның кысаларында университет җитәкчелеген һәм шәрәфле кунакларны чакырып концерт программасы оештырылачак. Беренче курслар алдында университетның иң яхшы иҗат коллективлары һәм яшьләрнең махсус чакырылган DORATTI кавер-группасы чыгыш ясаячак. 

 

Кичә ахырында флешмоб оештырылачак, анда һәр студент беренче курс антын әйтеп, кичәнең башка төрле интерактив конкурсларында катнаша алачак.

Җәй инде артта калды, яңа уку елы башлана, тизрәк Казан федераль университетының матур, актив студентлар тормышына кер!