КФУның чит ил һәм башка шәһәр студентларына 5000нән артык азык-төлек җыелмасы тараттылар

Университет студентларына ярдәм итү акциясе дәвам итә.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров кушуы буенча, университет тарафыннан Универсиада авылы территориясе тулай торакларында яшәүче студентларга ярдәм күрсәтелде.

«Бүген Универсиада авылында яшәүчеләргә без 3423 азык-төлек  комплекты тараттык. Тагын 200 комплектны чит шәһәрнеке булган, әмма фатирларда яшәүче студентлар өчен әзерләдек. Кичә һәм бүген — ике көн дәвам иткән продуктлар өләшүнең бишенче дулкынында, гомуми алганда, без студентларга 5004 комплект тапшырдык», — дип хәбәр итте Казан федераль университетының хуҗалык эшчәнлеге буенча проректоры Ленар Сафиуллин.

Студентлар Казан федераль университеты күрсәткән ярдәмгә  һәрвакыт бик рәхмәтле.

«Без  КФУдан кабат ярдәм алабыз һәм, гаҗәп, һәрвакыт төрле продуктлар китерәләр. Бу туклану рационын төрлеләндерергә мөмкинлек бирә. Безне хәтта тәм-томнар белән дә сыйлыйлар. Казан федераль университетына кайгыртулары өчен зур рәхмәт!» — ди Ташкенттан (Үзбәкстан) килеп, КФУның Физика институтының 3 курсында укучы Хумоюн Абдужаббаров.

Ә Уфадан килгән Физика институтының беренче курс студенты Станислав Беспоясов үзе турында тулырак сөйләде:

«Өйгә кайтып китмәдем, чөнки тулай торакта миңа ошый. Универсиада авылында яшәү шартлары яхшы, эш атмосферасы хөкем сөрә. Өйдә алай тыныч түгел. Әлбәттә, ашарга пешерегә өйрәнергә туры килде, әмма бу хәтта яхшы да. Безгә китергән азык-төлектән мин бәрәңге боламыгы, дөге, карабодай пешерәм, тавык кыздырам, борчак әзерләргә җыенам. Университетка, ректор Илшат Рәфкать улы Гафуровка ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Хәзер күп студентларга экономияләргә туры килә. Мин дә искәрмә түгел. Безнең гаиләдә өч бала, әни эшли, ә әтинең эше белән кыенлыклар туды. Күптән түгел генә мин матди ярдәм алдым, моннан тыш, КФУда вакытлы эшкә урнаштым. Без дустым белән кабул итү кампаниясе өчен видеороликлар ясыйбыз. Тиздән беренче хезмәт хакы түләргә тиешләр «.

БДБ илләреннән килгән студентларга хәзер, мөгаен, барыннан да катлаулырак туры киләдер. Туганнары еракта, үзләренә һәм уку йортыннан булган ярдәмгә генә таянырга кала.

«Мин КФУга укырга кояшлы Азербайҗаннан  килдем һәм монда бик күп дуслар таптым. Хәзер университет тулай торакларында яшәүче күпчелек студентларның финанс хәле бик үк яхшы түгел, шуңа күрә КФУ ягыннан күрсәтелгән ярдәм бик кирәк, — ди Бакудан килгән Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының өченче курс студенты Саша Кузнецов. — Безгә атна саен азык-төлек китерәләр, бу бик сөендерә. Аларның барысын да без кулланабыз, төрле тәмле ризыклар әзерлибез».

Казан университеты чит ил һәм башка шәһәрдән килгән студентларыга һәрьяклап ярдәм күрсәтә, бу исә аларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү белән генә чикләнми. Аерым алганда, КФУ читтән килгән  студентлар вакытлыча эшкә урнаштырылырга мөмкин булган вакансияләр исемлеген формалаштырды.

Автор: Лариса Бусиль; фото: Александр Кузнецов