КФУның чит ил студентлары үз илләре хөкүмәтеннән ярдәм ала башладылар

Кытайдан килгән студентларга коронавирустан саклану чараларын тараттылар, Төркия студентлары битлек һәм пәхләвә алды, ә вьетнамлылар КФУ га күп тапкыр кулланып була торган 500 медицина битлеге тапшырды.

Казан федераль университеты үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган барлык студентларга комплекслы ярдәм күрсәтүен дәвам итә. КФУда белем алучы үз гражданнарына Кытай, Төркия һәм Вьетнам хөкүмәтләре дә адреслы ярдәм күрсәтә.

КФУның Универсиада авылы территориясендәге тулай торакларында яшәүче Кытай студентлары бүген коронавирустан саклану өчен кирәкле чаралар җыелмасының беренче партиясен алды. Чит илдә белем алучы гражданнар өчен Кытай Халык Республикасы хөкүмәте, составына медицина битлекләре, дымлы салфеткалар, куллар өчен дезинфекция чаралары, дару препаратлары, шулай ук COVID-19 профилактикасы буенча киңәшләр булган тематик буклетлар булган комплектлар бүлеп биргән.

Казан университетында Кытайдан 1222 студент белем ала, шуларның 225е, туган илләрендә укуларын дистанцион рәвештә  дәвам итә. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Казанга 28 студент кайтты. Февральдә алар барысы да «Пламя» лагеренда обсервация узды. Бүген Универсиада авылы тулай торакларында Кытайдан 774 студент яши. КФУда барлыгы 106 илдән 9600 чит ил студенты белем ала.

«Кытай хөкүмәте чит илдә белем алучы студентларының куркынычсызлыгына һәм сәламәтлегенә зур игътибар бирә. КФУда бик күп кытайлылар укый. Кайберләре саклану чаралары җитәрлек күләмдә булмау сәбәпле борчылды, шуңа күрә без аларга бүген шундый ярдәм күрсәттек. Студентларга өйдә утырырга, Кытайга кайтмаска һәм теләсә кая бармаска киңәш ителә. Аларның барысы да сау-сәламәт булыр дип өметләнәбез «, — диде КХРның Казандагы Генераль консулы У Инцинь.

Генконсул КФУның коронавирус инфекциясен таратмау буенча җитди профилактик чаралар күрүен билгеләп үтте. Инцинь вуз җитәкчелегенә студентларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Без Кытай генераль консуллыгына ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Университет үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган студентларга ярдәм итәргә тырыша. Ректор Илшат Гафуров барлык студентларга да азык-төлек җыелмалары бирү турында карар кабул итте. Бу чаралар, әлбәттә, дәвам иттереләчәк», — диде КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев.

Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлану хөрмәтенә Төркиядән Универсиада авылында яшәүче 53 студент махсус җыелмалар алды. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан студентларга традицион төрек тәм-томнарын һәм медицина битлекләрен тапшырды.

«Бөтен ислам дөньясы изге Рамазан ае башлануын бәйрәм итә. Безнең күп кенә студентлар ураза тота. Беренче ифтарда алар туган якларында әниләре пешерә торган төрек тәм-томнарыннан: пәхләвә һәм камыр ашларын авыз итә алачак. Бу безнең беренче акция, без һичшиксез алга таба да студентларга ярдәм итәчәкбез», — диде Исмет Эрикан.

Төркия генераль консулы билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия компанияләре эшчәнлек алып бара торган аерым зона. Якын арада Төркия бизнесы да әлеге акциягә кушылачак.

Элегрәк  Татарстан Республикасының «Доанкет» Вьетнам җәмгыяте үз студентларын медицина битлекләре белән тәэмин итте, соңрак Универсиада авылында яшәүче КФУның чит ил студентлары өчен күп тапкыр кулланыла торган тагын 500 битлек тапшырды.

 

Автор: Павел Вахрушев, фото: Александр Кузнецов