КФУның EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге яңа методик эшләнмәләр тәкъдим итә

Студентларны укыту LEGO Education белән берлектә узачак.

Казан федераль университетының EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге LEGO Education белән берлектә студентларны (булачак информатика, технология, математика педагоглары) SPIKE Prime һәм LEGO MINDSTORMS Education EV3 робототехника җыелмалары белән эшләргә өйрәтү, университет педагогларының һәм «Белем бирү робототехникасы» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы мәктәпләре вәкилләренең квалификациясен күтәрү курсларын уздыру турында игълан итә.

Проект турында Медиакоммуникацияләр үзәгенә  КФУның Цифрлы технологияләр үзәге җитәкчесе Луиза Плотникова сөйләде:

«2020/2021 уку елында укуда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты, Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 100гә якын студент-магистры катнашачак. «Робототехникага кереш», «Робототехника», «Математик мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» дисциплиналары буенча эшне  Математика һәм механика институтының югары математика һәм математик модельләштерү кафедрасы доценты Эльвира Чеботарева алып барачак. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының билингваль һәм цифрлы белем алу кафедрасы ассистенты Тимур Фазлыйәхмәтов «Робототехника» дисциплинасы буенча курс үткәрәчәк.

Сүз уңаеннан, беренче дәресләр 4 сентябрьдә булачак информатика һәм математика укытучылары өчен үткәрелде.

КФУның EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге — булачак һәм гамәлдәге педагогларда заманча цифрлы компетенцияләр формалаштыруның ресурс үзәге. Ул 20 Россия һәм чит ил компанияләре белән партнерлыкта булдырылган. LEGO Education да алар арасында. Цифрлы технологияләр үзәге эшенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләгәндә, Л.Плотникова булачак педагогларның цифрлы белем бирү технологияләренә ия булу дәрәҗәсен арттыруны билгеләп үтә.

«Әлеге бурычны гамәлгә ашыру өчен югары белем бирү программаларына инновацион чишелешләр кулланып гамәли дәресләр кертелде. Шуңа бәйле рәвештә, LEGO Education карарларын студентлар белән дәресләрдә өйрәнү һәм куллану буенча план төзелде», — дип аңлатты ул.

2020 елның 1 октябреннән квалификация күтәрү курслары кысаларында Татарстан педагоглары белән эш башланачак. Педагоглар өчен дәресләрне КФУның EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге белгечләре уздырачак. 150 информатика укытучысы өчен шундый дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Уку нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар сертификатлар алачак. Тулырак мәгълүматны моннан белергә мөмкин.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото Луиза Плотникованың шәхси архивыннан