«КФУның ел студенты — 2018» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Традиция буенча, ел йомгакларын ясар алдыннан, университетыбыз КФУны төрле конкурсларда, конференцияләрдә, фестивальләрдә уңышлы тәкъдим иткән үз студентларын хөрмәтлиячәк. Әгәр дә син яхшы укып кына калмыйча, университетның иҗтимагый, фәнни, спорт, мәдәни тормышында актив катнашасың икән, «КФУның ел студенты — 2018» конкурсы синең өчен!

Конкурс берничә этапта үткәрелә. Читтән торып катнашу этабында үз уңышларыңны портфолио итеп җыярга кирәк. Һәр номинациядә 10 катнашучы икенче этапка үтә һәм алар белән әңгәмәләр үткәрелә. Иң күңеллесе — 3 этап — лауреатларны бүләкләү.

Читтән торып катнашу этабына гаризалар 15 октябрьдән кабул ителә башлады һәм 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны сылтама аша белергә мөмкин.