КФУның ел студенты билгеле

Бер генә югары уку йортын да студентлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Казан университеты инде 215 ел буена биредә талантлы студентлар укыганлыктан фәнни, иҗади, иҗтимагый, спорт юнәлешләрендә җитди уңышларга ирешеп килә.  

Быел Казан университеты өчен истәлекле ел иде — барлыкка килүенә 215 ел тулды. Бу уңайдан бик күп истә калырлык күңелле чаралар үтте. Аларның күбесе студентлар көче белән тормышка ашырылды. Казан университеты республика һәм илебез үсеше өчен әйтеп бетергесез зур өлеш кертә. Казанны университеттан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Елдан ел «КФУның ел студенты» яңа талантларны һәм исемнәрне ача. Ел саен вуз халыкара, россиякүләм, республика дәрәҗәсендә үткәрелә торган бик күп спорт ярышларының, конкурсларының, проектлар һәм фестивальләрнең җиңүчесе була.

Быел «КФУның ел студенты» конкурсына 250 портфолио тәкъдим ителгән. Аларда студентларның һәм иҗтимагый оешмаларның ирешелгән уңышлары чагылыш тапкан. КФУ уку-укыту эшләре буенча проректоры Альберт Таюрский әйтүенчә, студентларга зур өметләр баглана. Киләчәктә нәкъ менә алар илне кадрлар белән тәэмин итәчәк.

2019 елда Казан федераль университеты студентлары ирешкән уңышларны санап чыгу мөмкин түгел. Аларның кайберләрен генә атап китик. Ростов-на-Дону шәһәрендә үткән россиякүләм «Ел студенты» премиясендә КФУ студентлары Татарстан Республикасын төрле юнәлешләрдә лаеклы тәкъдим итте. Быел Казан университеты «Здоровый университет» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булып танылды һәм шулай ук «День первокурсника — 2019» вузара фестивалендә гран-прига лаек булды. Моннан тыш Казан федераль университеты Росмолодежь оешмасы үткәргән конкурсларда катнашып, 17 млн. сумга грантлар отты.

Быел Казан федераль университетының ел студенты булып Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтыннан Камолиддин Бобохонов

танылды. Аңа бүләкне Дмитрий Таюрский һәм 2018 елгы җиңүче, хәзер Юридик факультет аспиранты Иван Гущин тапшырды.

«Ел студенты» конкурсы — ул көндәшлек һәм көрәш түгел, ә үсеш, алга бару . Барыгызны да ирешелгән уңышларда гына туктап калмаска өндим,» — диде И.Гущин барлык катнашучыларга һәм 2019 елгы конкурсның гран-при иясенә мөрәҗәгатендә.

Камолиддин үзе җавап сүзендә болай диде:

«Минем өчен бу сәхнәдә генә түгел, ә 215 еллык тарихы булган Казан университеты студенты булу да зур шатлык. Әле 5 ел элек Ташкентта абитуриент вакытымда кбирегә укырга керә алачагыма ышанмый идем һәм бу минем таталы хыялым иде. Ул тормышка ашты. Университет — белем алу урыны гына түгел, биредә без үсеш өчен бик күп мөмкинлекләргә ия. КФУның студентлар җәмгыяте Татарстанда һәм Россиядә югары дәрәҗәгә ия. Мин ышанам, алга таба да шулай булыр,» — диде К.Бобохонов. 

Бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң КФУ ректоры Илшат Гафуров конкурсның җиңүчеләре һәм лауреатлары белән аралашты, аларга тагын бер кат зур уңышлар теләде.