КФУның Энгельгард исемендәге обсерваториясе Космонавтика көненә махсус экскурсия үткәрә

Иртәгә, 12 апрель, Космонавтика көне. Шул уңайдан КФУның Энгельгард исемендәге Астрономик обсерваториясендә түләүсез экскурсияләр үтәчәк. Обсерватория хезмәткәрләре казан астрономия мәктәбе тарихы белән таныштырачаклар, борынгы инструментларны күрсәтәчәкләр һәм армилляр сфера, кояш сәгатенең эш принцибын аңлатачаклар. Экскурсия көндезгә сәгать өчтә, кичке биштә һәм җидедә башлана (планетарийда булу программага керми).

Әгәр дә бу көнне аяз һава булса, килүчеләргә Кояш батканнан соң телескоп ярдәмендә Ай һәм Марс артыннан күзәтергә тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук планетарийда «Звезда по имени МКС» фәнни-популяр фильмын күрсәтәчәкләр.