Ул лимфатик системаның генетик авырулары булган балаларны дәвалауга юнәлдерелгән.
Казан федераль университетының Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең Лимфология үзәге Русфонд хәйрия оешмасы белән берлектә лимфатик системаның генетик авырулары булган балаларны дәвалауга юнәлтелгән проектны гамәлгә ашырылуына кереште.
«Без диагностика, дәвалау, тернәкләндерү һәм терапияне үз эченә алган һәм бер елга исәпләнгән, лимфедемлы балаларны курацияләүнең уникаль программасын эшләдек. Башта без геномны диагностик тикшерү һәм экзом секвенирование үткәрәчәкбез, МРТ-лимфография ясыйбыз, аннары шешләрне дәвалауга күчәчәкбез, махсус компрессион эчке кием сайлыйбыз. Баланы педиатр күзәтәчәк, аның белән ЛФК инструкторы, психолог эшләячәк. Дәвалау тәмамланганнан соң, бала атна саен безгә лимфодренаж массаж ясатырга килә ала, — дип сөйләде КФУның Лимфология үзәге мөдире Айгиз Фейсханов.
Айгиз Камил улы әйтүенчә, ул җитәкчелек итә торган үзәк — лимфатик система генетик авырулары булган пациентларны бүген лимфологларның халыкара җәмгыяте тарафыннан танылган һәм илнең башка клиникаларында кулланылмый торган методиканы кулланып, комплекслы дәвалауны үткәрә торган Россиянең бердәнбер дәүләт учреждениесе.
«Хәзерге вакытта лимфатик системаның генетик авыруларын дәваларга сәләтле «тылсымлы таблетка» юк. Кешегә алар белән даими яшәргә һәм даими дәваланырга туры киләчәк, — ди табиб. — Әмма безнең проект кысаларында без пациентларның генетик мәгълүматларын җыюны тормышка ашырачакбыз. Бу мәгълүматлар киләчәктә лимфедларны дәвалауның яңа генетик ысулларын эшләргә ярдәм итәчәк, бәлки, алар кешелекне бу авырулардан коткарырга да ярдәм итәр», — диде табиб.
А.Фейсханов хәбәр иткәнчә, үзәк ел дәвамында дәвалау өчен ун балага кадәр кабул итәргә әзер. Дәвалау өчен Русфонд тарафыннан акча җыелып беткәч, тумыштан лимфатик система үсеше кимчелеге булган алты яшьлек Тимур Гарифуллин беренче пациент булырга тиеш.
«Тимур беренче тапкыр безгә килгәндә, аның бик көчле шеше бар иде, без аны сизелерлек киметә алдык. Малайның авыруы генетик булганга, аңа даими комплекслы шешкә каршы терапия кирәк. Бары тик ул гына авыруның үсеш куркынычын киметергә һәм баланың яшәү сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Бездә дәваланучы барлык балаларны үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп хис итсеннәр өчен социаль яктан җайлаштыруны үз бурычыбыз дип саныйбыз, нәкъ менә шуңа күрә һәр бала белән психолог эшли «, — диде Айгиз Фейсханов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КФУның Фәнни-клиник үзәге югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе буенча чит ил медицина һәм фәнни үзәкләреннән калышмый.
Автор: Лариса Бусиль