КФУның «Гыйлем» проекты лекциягә чакыра

20 февраль, 17:00, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «ЮНЕСКО» бөтендөнья мирасы» лекциясе укылачак. Очрашу «Хәлбуки — Гыйлем» проекты кысаларында оештырыла. 

Лектор: Нәргиз Айтуганова, Мәдәни һәм табигати мирасны өйрәнү буенча Росия фәнни-эзләнү институтының фәнни хезмәткәре. Ул Казанның 2нче гимназиясен, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтын, Бирмингем университетының Мәдәни мирас институтын тәмамлаган. Болгар бөтендөнья мирасы волонтерлары хәрәкәтен җитәкли.

Казан Кремле — бөтендөнья мәдәни мирас үрнәге. Ул рус һәм татар халыкларының төзелеш үзенчәлекләрен, татар дәүләтчелеге белән бәйле архитектура һәйкәлләрен үз эченә ала. Бүген кирмәндә 7 музей һәм күргәзмә залы эшли. Шуларның берсендә — «Манеж» залында Ефәк юлына багышланган күргәзмә эшләп килә. Ефәк юлы — ЮНЕСКОда соңгы арада мәдәни маршрутларга булган кызыксынуның бер үрнәге. Бу күргәзмә кысаларында мәдәни мираска багышланган лекция бик урынлы.

Татарстанда ЮНЕСКО белән хезмәттәшлекне һәм гомумән мәдәни мирасны барлау, өйрәнү, таныту мәсәләләрен Республиканың беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкли. Бүгенге көндә Татарстанда өч ЮНЕСКО хәйкәле бар: «Казан Кремле» һәм Болгар музей-тыюлыклары, Зөя музей-тыюлыгының Успение чиркәве һәм монастыре. Зур уңышлар белән беррәттән яңа планнар, идеяләр бар. Алар турында — лекциядә.
Керү ирекле.

Кайда: Казан Кремле, «Манеж» күргәзмә залы
Кайчан: 20 февраль, 17:00.

Рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефоннар: 5678152, 89274203425