КФУның халыкара магистрлары заман чакыруларына җавап бирә алачак

КФУның «Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлеше буенча магистрлык программаларын тәмамлаучылар һөнәри компетенцияләрен үстерүдә сыйфат ягыннан яңа баскычка менә алачак.

«Цифрлы дипломатия», «Күпкырлы дөнья архитектурасы», «Цивилизацияләр диалогы һәм партнерлыгы», «Дөньякүләм мәдәни мирас: халыкара менеджмент», «Глобаль һәм төбәк халыкара мөнәсәбәтләр системасында Көнчыгыш», «Дөнья сәясәте һәм халыкара бизнес» юнәлешләр  спектрында магистр программалары кысаларында халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә бакалаврлыкны тәмамлаучылар гына түгел, ә бәлки теләсә нинди катнаш юнәлешләрдә әзерлек узганнар да белем өстәүләрен дәвам итә ала. Һәм тәкъдим ителгән программаларның һәрберсе үзенә бертөрле.

Барлык магистрлык программалары үз эченә «Халыкара мөнәсәбәтләр юнәлеше буенча белем бирүнең  төп өлешен ала һәм Рәсәйдәге мондый программаларның уникаль модульләреннән тора: Күпкырлы дөньяда халыкара мөнәсәбәтләрнең  тотрыклы үсеш архитектурасы, Дөнья сәясәте өлкәсендә мәгълүмат ресурсларына анализ методологиясе, Глобаль һәм төбәк барышларын вазгыяти модельләштерү, Хәзерге стратегик коммуникацияләрдә интерактив гамәлләр.

Профильле магистрлык программаларының үзенчәлекләрен билгелик.

«Цифрлы дипломатия» – бу чын мәгънәсендә халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә яңа сүз. Социаль медиа һәм башка ресурслар аша кулланучылар өчен ачык социаль-икътисади һәм сәяси мәгълүмат алу күләменең артуы сәбәпле әлеге мөмкинлекләр һәм мәгълүматлар  төрле акторлар тарафыннан сәяси форсайтта, коммерция, реклама, стратегик планлаштыруда кулланыла башландылар. Дипломатлар тарафыннан  стратегик коммуникацияләрне төрле платформалар, шул исәптән социаль медиа аша уңышлы эшләтеп җибәрү бөтен дөньяда дәүләт сәясәтен, сәяси һәм коммерцияле арадашчыларның максатларын аңлату һәм җәелдерү өчен мөһим  ресурс була бара. Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләр, икътисадны цифрлаштыру өлкәсендә Рәсәйнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе булуы КФУ алдына өстенлекле үсешне күз алдында тоткан белем бирү проектларын булдыру бурычын куйды. Безнең югары уку йортын тәмамлаучыга әлеге яңалыкларны үзләштерү  һөнәри компетенциясен үстерү һәм хәзерге цифрлы  дөньяда ихтыяҗлы эш табу мөмкинлеге бирә. Профильле модульләр программалары арасында мәгълүмати-психологик кибер-иминлек, социаль челтәрләр сервислары (социаль челтәрләрдә аккаунтлар ачу һәм алып бару, блоглы журналистика, социаль медиаларда кампанияләр эшен эшләтеп  җибәрү), стратегик коммуникацияләрдә цифрлы үзара хезмәттәшлек (социаль челтәрләрдә ил, оешма, кампания  турында мәгълүмат мониторингы һәм дезинформация, дөнья илләре белән Рәсәй арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту гамәлләре), телләрен үзләштерә торган илләр төбәкләрен  өйрәнү,  цифрлы икътисад, чит илләрдә  тормышка ашырыла торган протест хәрәкәтенә булышлык итүче цифрлы технологияләр гамәлләре бар.

Дөнья көн тәртибендә чагылыш тапкан тагын бер юнәлеш булып халыкара мөнәсәбәтләрнең хәзерге системасының биполяр дөньясы урынына алмашка күпполярлы дөньяның килүе тора. Яңа уенчылар — БРИКС, ЕАЭС илләре — аның акторларына әвереләләр. Магистрларны бу халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа системасы, дөнья сәясәте һәм икътисады төзелешен  аңларга өйрәтү –«Күпкырлы дөнья архитектурасы» программасының төп бурычы һәм  ул, һичшиксез, Рәсәй һәм башка дәүләтләр гражданнары арасында ихтыяҗ табачак.   Бу белгечлек буенча укуны тәмамлаучылар халыкара сәяси һәм дипломатия мәсьәләләренең асылын ачыклый, Рәсәй Федерациясе һәм  әйдәп баручы чит ил дәүләтләренең тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен, Рәсәй белән аларның дипломатия һәм үзара мөнәсәбәтләрен белә һәм аларга төшенә алачак, шулай ук халыкара вазгыятьләрне анализлау гамәли  системасының нигезләре һәм күнекмәләренә ия булачак.

Хәзерге дөньяда Рәсәйнең тышкы сәяси, тышкы икътисади миссиясен уңышлы гамәлгә ашыру өчен бүген мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасында диалог урнаштырырга һәм партнерлык төзергә, чит телләрне югары дәрәҗәдә белүче һәм дөнья халыклары мәдәнияте һәм менталитеты өлкәсендә тирән белемгә ия булган сәләтле, зирәк экспертлар кирәк. Моннан тыш, соңгы елларда Рәсәй үзен евразия дөньясының аерылгысыз өлеше сыйфатында күп яклы тышкы сәясәт алып бара, бу шулай ук әлеге өлкәдә эшли алырлык әзерлекле экспертлар булуын таләп итә. «Цивилизацияләр диалогы һәм партнерлыгы» программасы нәкъ менә мондый төрдәге мәсьәләләрне хәл  итүгә юнәлдерелгән.

Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дөнья көн тәртибеннән барлык күрсәткечләр буенча алдынгы  Көнчыгыш төбәге  беркайчан да төшми, аның төрле халыкара мәйданчыкларда тоткан урынын аңлау даими әһәмияткә ия була бара. Шуңа күрә дә Көнчыгыш илләрендәге һәм Көнчыгыш илләре белән бәйле халыкара мөнәсәбәтләр үзенчәлекләрен, төбәк аерымлыклары мәсьәләләрен яхшы аңлый торган, югары дәрәҗәдә ике чит ил телне (көнчыгыш һәм инглиз теле) белгән, Шәрекъ халыклары мәдәнияте һәм менталитеты өлкәсендә тирән белемле  экспертларларга ихтыяҗ артканнан-арта гына. «Глобаль һәм төбәк халыкара мөнәсәбәтләр системасында Көнчыгыш» программасы магистрлары  туган һәм ике чит ил телдә Көнчыгыш илләре һәм төбәкләре һәм аның глобаль һәм төбәк халыкара мөнәсәбәтләр системасындагы урыны буенча халыкара белгеч буларак экспертлык-аналитик эшчәнлек өлкәсендә гамәли компетенцияләр  алачак.

«Дөнья сәясәте һәм халыкара бизнес» программасына килгәндә, ул халыкара мөнәсәбәтләр системасы буларак дөнья сәясәте, дәүләтләр геосәясәте һәм  тышкы сәясәте өлкәсендә сәясәт һәм икътисад бергәлегендә дөньякүләм үсеш закончалыкларын ачып бирә алырлык, шулай ук дөнья икътисады һәм халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр, халыкара финанслар, халыкара бизнес алып бару өлкәсендә белемнәргә һәм компетенцияләргә ия булган кадрлар әзерләүгә юнәлгән.

Һичшиксез, хәзерге халыкара мәсьәләләр өлкәсендә бөтендөнья мирасы  белән идарә итү өлкәсе аеруча әһәмиятле урын били. Татарстан республикасы мәдәни һәйкәлләрне ЮНЕСКО исемлегенә кертеп җибәрү буенча алдынгы сызыкта тора. Республикабыз галимнәре мирас һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләрне ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү, аларны саклау буенча раслаучы мәгълүматлар төзү өлкәсендә танылган халыкара экспертлар булып торалар. Бу өлкәдә «Дөньякүләм мәдәни мирас: халыкара менеджмент» программасын тәмамлаучылар халыкара экспертлар була алачак. Магистрлык программасын гамәлгә ашыру Котбус университеты (ГФР) һәм Лёвен католик университеты (Бельгия) белән берлектә алып барыла.  Укытуга ЮНЕСКО һәм ИКОМОС экспертлары җәлеп ителә. Фәннәрнең бер өлеше чит телдә укытылачак. Шул рәвешле, магистрантлар туган һәм  шулай ук ике чит ил телендә бөтендөнья мәдәни мирасы өлкәсендә кирәкле белемнәр алачак, бу исә аларга Рәсәйнең  тышкы эшләр һәм мәдәният министрлыкларында һәм башка илләрнең халыкара оешмаларында эшкә урнашу мөмкинлеге бирәчәк.

Биредә «Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлешендәге  магистрлык программалары кысаларында укуның  кайбер мөһим өстенлекләре турында да әйтеп үтү кирәк. Бу программалар циклының үзенчәлекләре  арасында укыту программасына РФ һәм башка илләрнең алдынгы университетларында 11 онлайн-курслар кертүне аңлатучы  виртуаль академик мобильлек, КФУның партнеры саналган чит ил университетында семестрлы укыту мөмкинлеге бирүче физик академик мобильлек, ике чит тел буенча көчәйтелгән  әзерлек,  кайбер модульләрне укытуны инглиз телендә алып бару, укытуда эш бирүчеләрнең, РФның һәм чит илләрнең алдынгы партнер-университетлары укытучылары катнашуы, РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты белән берлектә төзелгән КФУның Вазгыять үзәгендә  шәхси  проект эшеһәм экспертлык-аналитик практика узу бар.

«Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлешенең барлык тармакларына бергә 20 бюджет һәм 40 контрактлы урын бүленә (уку вакыты 2 ел). Чит ил кешеләре өчен  Росхезмәттәшлек квоталары буенча бушлай уку мөмкинлеге бар.

«Дөнья сәясәте һәм халыкара бизнес» тармагына 8 бюджет һәм 2 контрактлы  урын бүленә (уку вакыты 2 ел да 6 ай).

Чыганак.