КФУның химиклар китабы “Просветитель – 2018” премиясенең лонг-листына кертелде

“Просветитель – 2018” премиясенең исемлеге билгеле булды. Быел аңа 24 китап кертелгән. Аларның барсы да яңа сезонның популяр фәнни китабы була алырдай. Химия фәннәре кандидаты, КФУның А.М. Бутлеров исемендәге химик институтының югары молекуляр һәр органик элементлар кушылмасы кафедрасы доценты, фәнни журналист, Татарстанның радио һәм телевидениеләрендә күп кенә рубрикалар алып баручы Аркадий Курамшин —  алар рәтендә.

Ел саен конкурска 150дән артык китап тапшырыла. Оештыру комитеты “Гуманитар фәннәр” , “Табигый һәм төгәл фәннәр” номинацияләренә туры килерлек 25 эш сайлап алган. А.Курамшинның “Жизнь замечательных устройств” китабы да быел дөнья күрде.

Шушы елның октябрендә  сайлап алынган эшләрнең 8гә хәтле кыскартылуы көтелә. Аннан соң 2 җиңүче һәм 6 призер билгеләнәчәк.

Премиянең кагыйдәләре буенча, һәр финалист 100мең, һәрбер җиңүче 700мең күләмендәге сумма белән бүләкләнәчәк.

Курамшин белдерүенчә, шушы озын исемлеккә керә алу – ул инде җиңү дигән сүз.

Исегезгә төшерәбез, КФУ доценты Дмитрий Менделевның периодик элементлар таблицасысына багышланган 3нче китабы өстендә эшли.

Әлмира Дәүләтова әзерләде.