КФУның иң өлкән абитуриентына — 63 яшь

Ул Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтын сайлаган. 

11 август мәгълүматларына караганда, Казан федераль университетына 71154 гариза тапшырылган. Бу хакта КФУның Медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр итте.

Бүгенгә Казан федераль университетына 71154 гариза тапшырылган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1187 гә кимрәк.

«Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре күчерелде, шуңа бәйле рәвештә гаризалар саны узган елгы күрсәткеч белән чагыштырылырга тиеш түгел, — ди Олег Бодров. — Бюджетка —  45831, контрактка — 25323 гариза тапшырылган».

Исегезгә төшерәбез, БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керә торган абитуриентларның гаризалары 18 августка кадәр кабул ителә. Әгәр дә абитуриент документларны сайт аша йөкләгәндә кыенлыклар кичерә икән, ул кабул итү комиссиясенә (Кремль ур., 35) килә ала. Үзең белән битлек һәм перчатка булуы шарт.

«Без хәзер пик ноктасына якынлашу барганын күрәбез. 11 августта — 2561, 12 август иртәсенә инде 1581 гариза бирелгән, — диде җаваплы секретарь.

Сүз уңаеннан, узган елның «рекорды» әле куелмаган. 2019 елгы кабул итү кампаниясенең кызган вакытында бер тәүлек эчендә абитуриентлардан 2900 гариза килгән була.

«Без мондый саннарга 14 августта чыга алабыз», — дип билгеләп үтте О.Бодров.

Иң югары конкурс (бер урынга 16,3 кеше) КФУның Юридик факультетында күзәтелә. Алга таба 13,24 күрсәткече белән Идарә, икътисад һәм финанслар институты. 11,4 күрсәткече белән өченче урында — Халыкара мөнәсәбәтләр институты.

Әгәр дә сүз Казан университетында абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр (укытуның бюджет формасы) турында барса, аларга лингвистика, IT, икътисад, юриспруденция, медицина керә.

Кабул итү комиссиясеннән КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә  хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта КФУның иң өлкән абитуриенты булып 63 яшьлек Демьян Тураев санала. Ул Социаль-фәлсәфи фәннәр институтының «Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр менеджеры» магистратура программасына (читтән торып уку формасы) гариза тапшырган.

Белешмә өчен.

Университетка укырга керү турындагы боерыкларның чыгу тәртибе: беренче боерык 22 августта чыгачак — ул квота буенча укырга керүче  инвалидларны, ятимнәрне һәм «максатчан» программа буенча укырга керүчеләрне үз эченә ала. Икенче боерык 24 августта әзер була. Аның нигезендә төп бюджет урыннарына укырга керүче абитуриентларның 80 проценты була. 26 августта бюджет формасы буенча тагын бер боерык чыгачак (калган 20 процент).

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов