КФУның иң өлкән абитуриентына — 72 яшь

Бүген бюджет урыннарына конкурс кысаларында гаризалар кабул итү тәмамлана.

Казан федераль университетына абитуриентлардан 100 меңнән артык гариза бирелгән. 31 мең кеше университетка укырга керү нияте турында белдерде. Бу хакта кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик хәбәр итте.

«Бүген Казан университетына бюджет урыннарына бакалавриатка, специалитетка һәм магистратурага конкурс кысаларында гаризалар кабул итүнең соңгы көне (18.00 сәгатьтә бюджет урыннарына документлар кабул итү тәмамлана). Бездә инде 100 меңнән артык гариза бар. Абитуриентлар саны 31 меңне тәшкил итте», — диде Александр Бибик.

Сүз уңаеннан, 26 июльгә 90 мең тирәсе гариза бирелгән. Рейтинг исемлекләре КФУ сайтында 2 августта бастырылачак. Максатчан һәм ташламалы урыннарга укырга керү турындагы приказ 6 августта, бакалавриат һәм специалитет программаларына укытуның бюджет формасына керү буенча төп боерык — 17 августта эленәчәк.

Казан университетының иң өлкән абитуриенты —  72 яшьлек Анатолий Кульчицкий. Үз гаризасын ул Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының  «Теология» юнәлеше магистратурасына биргән.

«Иң яшь абитуриентларга 17 яшь. Алар 5000нән артык исәпләнә, — дип өстәде А.Бибик.

Казан университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә А.Кульчицкий җиденче көн христиан-адвентистлар Чиркәве пасторының ярдәмчесе булып эшләве турында сөйләде. Шулай ук фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. 2018 елда ул «Становление и развитие адвентизма в России в контексте особенностей вероучения, культовой и социальной практики: конец XIX – начало XXI вв» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган.

«Монда мактанырлык нәрсә юк. Мин бары тик бик кызыксынучан кеше. Фәнни эшләр язам, миңа дин белеме буенча өстәмә белем кирәк. Теология турыдан-туры минем эшчәнлегем белән бәйле», — дип аңлатты ул.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов