КФУның иң яхшы академик төркеме кайсы институтта укый?

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында 22 май көнне 2018/2019 уку елының «Иң яхшы академик төркем» конкурсына йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Университет җитәкчелеге, мөгаллимнәр, студентлар һәм кунаклар тантаналы чарада актив катнаштылар.

Сәламләү сүзе белән Казан федераль университетының Яшьләр сшәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова чыгыш ясады. Ул быел барлык конкурс-фестивальләрнең үзенчәлекле булуын һәм университетның туган көненә багышлануын әйтте һәм төркемнәрдәге кураторларга, институт директорлары урынбасарларына рәхмәтләрен җиткерде.

Һәр елны үтә торган «Интеллектуаль яз» фестивале быел Казан университетында 8-13 апрельдә булды. Фестиваль университетта укучы сәләтле студентларны табуга,  аларның гомуми күзаллауларын һәм эрудицияләрен арттыруга, фәннең төрле өлкәләрендәге белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Фестиваль кысаларында университет интеллектуаллары «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» турнирында, парламент дебатлары турнирында һәм башка конкурсларда көч сынаштылар.

Фестивальнең барлык конкурс сынаулары нәтиҗәсендә гомуми зачетта иң күп балл җыйган иң яхшы институтлар билгеләнде. Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова институт командаларын бүләкләде һәм кубоклар тапшырды. Беренче урында Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты командасы, икенче урында — Идарә, икътисад һәм финанслар институты, өченчедә — Халыкара мөнәсәбәтләр институты.

«КФУның иң яхшы академик төркеме» конкурсына да йомгак ясалды. Ул шулай ук Казан университетының 215 еллыгына багышланган иде. Конкурсның беренче этабы әле мартта ук башланган иде. Икенче этапта катнашучылар жюрига портфолиоларын, старосталарын һәм кураторларын тәкъдим иттеләр. Бары тик 55 катнашучы гына конкурсның икенче этабына үтә алган. Җиңүчеләр белән тулырак итеп биредә танышырга мөмкин.