КФУның иң яхшы академик төркеме Санкт-Петербургтан кайтты

“Иң яхшы академик төркем” конкурсында җиңгән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-602 төркеме 23 сентябрьдән алып 27 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургка сәяхәт кылып кайтты. Сәфәрне әлеге төркем кураторы, татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов җитәкләде.

Студентлар Санкт-Петербургтан бик күп уңай тәэсирләр һәм яңа белемнәр белән кайтты. Россия императорлары эзләре буйлап алар Казан һәм Исаакий соборлары, Петропавел кирмәне, данлыклы “бакыр җайдак” урнашкан Сенат мәйданын, Аврора крейсерын күрде, Петергоф һәм Царское село музей-тыюлыкларында фонтаннар, парклар, Фин култыгы кебек истәлекле урыннарда булды.

Озынлыгы 25 километрга сузылган Кышкы Сарай бинасында урнашкан Дәүләт Эрмитажы да читтә калмады, белгечләр исәпләп чыгарганча, аны үтү өчен 15 елдан артык вакыт кирәк. Төнге шәһәр дә үзенең кабатланмас күренешләре белән җәлеп итте: студентлар Санкт-Петербургның ачыла торган күперләрен аерым игътибар белән карады.

Юкка гына Петербургны “икенче Венеция шәһәре” дип атамаганнардыр. Шулай да, сәяхәтнең тагын бер истә калган вакыйгасы – катерга утырып, Нева елгасы буйлап шәһәрне карау. Автобуста шәһәр урамнарыннан хәрәкәт итү дә Петербургны якыннанрак белергә ярдәм итте. Әлеге сәяхәт һәр студентның йөрәгендә тарих буларак уелып калганына шигем юк.

Төркем старостасы Фирүзә Яруллина да сәяхәтнең күңелендә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырганын сөйләде: “Төркемем белән поездда бару, уеннар уйнау, бергә табын артында утырулар күңелле иде. Староста буларак һәркайда аларны барлап-санап йөрергә туры килгәләде, һәркайсы өчен җаваплы икәнемне тойдым. Рәхмәтемне безнең барыбызның да “дустына” әйләнгән кураторыбызга беркайчан да әйтеп туймам. Безгә шундый мөмкинлекләр тудырган яраткан Казан федераль университетына, оештыручыларга, җитәкчеләргә, безне аңлап яшәгән укытучыларыбызга рәхмәтемне белдерәм”, — диде ул.

Төркем студенты Айгөл Әхмәдуллина исә Санкт-Петербург шәһәре шулкадәр йөрәккә үтеп керер дип бер дә уйламаганын әйтте. “Әлеге гүзәл шәһәргә беренче тапкыр баруым. Матур шәһәр дип әйтү – бер, ә менә үзең барып карау – икенче әйбер. Үз күзләрең белән карап йөрү, шушы берничә көндә генә дә шул шәһәрдә яшәү, аның урамнары буйлап йөрү мине сокландырды. Үзәк урамнарда совет заманыннан калган өйләр, биналар тора, күп җирдә XVIII-XIX гасырларда төзелгән корылмалар әле дә бар һәм аларны бүгенгәчә саклыйлар, карап торалар.

Санкт-Петербург – Россиянең төньягында урнашкан шәһәр, шуңа күрә дә мондагы һава торышы салкынча, җиләс булды. Әмма төркемебез белән төрле экскурсияләргә йөрү, юлда барганда бергәләп уеннар уйнау, аралашу – барысы да күңелне, йөрәкләрне җылытты, онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Санкт-Петербургка бару, миңа калса, төркем өчен зур плюс булды, чөнки без бер-беребезгә тагын да якынайдык, дуслык җепләребез ныгыды. Әлеге сәяхәт безнең өчен зур бүләк иде, сәяхәтебезнең озаграк булуын теләдем. Питерга әле киләчәктә тагын барырмын дип ышанып калам”.

Төркем студенты Ләйсән Вәлиева шәһәрнең тарихын белеп, аның белән күпмедер дәрәҗәдә танышып барырга киңәш итте. “Мәсәлән, Эрмитаж күргәзмәсенә кергәндә дә алдан белеп керүең үзең өчен отышлырак була. Санкт-Петербургның салкын һәм дымлы шәһәр икәнен белә идем, баргач та шуңа инандым. Андагы гүзәллеккә, тарихи урыннарга шаккаттым. Китаплардан укыганда аны аңламыйсың, күз алдына да китермисең. Чынбарлыкта үзең тоеп карау күпкә кызыграк. Минемчә, тарихны һәр кеше дә аңларга, өйрәнергә, белергә тиеш. Безнең халык чит илгә ял итәргә китәргә өйрәнгән. Ләкин, беренче чиратта, үз илеңнең матурлыкларын карарга кирәк дип уйлыйм. Санкт-Петебургка барганнан соң, үзебезнең илдә дә бихисап гүзәл урыннар барлыгына инандым.

“Иң яхшы академик төркем” номинациясендә җиңеп чыгу минем өчен көтмәгәндә булды. Өмет-ышанычым бар иде, безнең төркем булдыра ала, дип эчтән уйлап тордым. Менә дигән старостабыз бар, бөтен төркемне туплап, җыеп, алга алып баручы, әлбәттә, ул. Конкурста катнашырга Дамир Хәйдәрович этәрде, аңа зур рәхмәт әйтәсем килә. Аның инициативасы булмаса, без болай күңелле итеп йөреп кайтмас идек. “Без барабыз” дигәч, баштан ышанмадык. Кулга билетлар алынгач кына “без дә булдыра алабыз икән” дип, шатланыштык. Бу бит инде үзе бер тарих, гомерлеккә сакланып кала торган хатирә!

Күбрәк укыган саен, үзеңнең акылыңны беләсең, диләр. Мин күбрәк Санкт-Петербургка баргач та, мин әле бик күп әйберне белмим икән дигән фикергә килдем. Күбрәк өйрәнергә, сәяхәт итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем”, — диде ул.

“Иң яхшы академик төркем” конкурсында катнашып, җиңүгә ирешкән кызлар-егетләр ирешкән нәтиҗәләреннән, Санкт-Петербургка сәяхәт кылуларыннан бик канәгать калдылар. Әлеге шәһәргә бару алар өчен зур бүләк булды. Киләчәктә дә актив студент тормышында уңышлар, бөек үрләр яулауларын теләп калабыз!

Зилә Мөбәрәкшина, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты.