КФУның иң яхшы академик төркемен ачыклыйлар

Конкурс өч турда үткәрелә. Ул быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Конкурс номинацияләре:

— Беренче курсларның иң яхшы академик төркеме (1 курс);

— Кече курсларның иң яхшы академик төркеме (2-3 курслар);

— Өлкән курслар арасында иң яхшы академик төркем (4, 5 курслар, магистратураның 1 һәм 2 курслары);

— Кече курс академик төркеменең иң яхшы старостасы (1-3 курслар);

— Өлкән курс академик төркеменең иң яхшы старостасы (4, 5 курс, магистратураның 1 һәм 2 курслары);

— Академик төркемнең иң яхшы кураторы.

Үткәрү вакыты:

Конкурс өч турда үткәрелә (I һәм II тур – читтән торып, III тур – көндезге).

I тур: 2020 елның 11 февраленнән 15 мартына кадәр институтларда һәм юридик факультетта. Институт/юридик факультетның конкурс комиссиясенә портфолио тапшыру. Иң яхшы академик төркемнәрне, төркем кураторларын (һәр номинациядә берәр) конкурс комиссияләре ачыклау.

II тур: 2020 елның 16 мартыннан 29 мартына кадәр I тур нәтиҗәләре буенча академик төркемнәр, институтларның/юридик факультетның конкурс комиссияләре тарафыннан тәкъдим ителгән старосталар һәм кураторлар арасыннан конкурс финалистларын билгеләү.

Конкурс материаллары 16 мартка кадәр яшьләр сәясәте департаментына кәгазь һәм электрон чыганакларда бирелә.

Конкурста катнашу өчен «Казан университеты» яки «Darelfonyn»электрон газеталарында төркем яки аның студентлары турында публикацияләр булу мәҗбүри шарт булып тора. Аларны darelfnn@mail.ru адресына җибәрү сорала.

III тур: 30 март – 20 апрель 2020 ел – көндезге тур. Номинацияләр буенча конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләү.

Анда һәр номинациядә 10га кадәр төркем, 10 староста, максималь балл җыйган академик төркемнәрнең 10 кураторы катнаша. Институт/факультеттан һәр номинация буенча көндезге турга бер генә катнашучы рөхсәт ителә. Финал этабында катнашучылар өстәмә конкурс биремнәрен башкаралар. Конкурсның II һәм III турларының җыелма нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучылар җиңүчеләр булып танылалар.

Конкурс материаллары иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаментының кураторлык институты белән эшләү бүлегенә тапшырыла: «УНИКС» 102 нче бүлмә.

Альберт Гатауллин әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.