КФУның ике проекты федераль финанслау алды

Югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына йомгак ясалды.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының ике проекты АНО «Россия — мөмкинлекләр иле»  проектлары платформасына керә торган югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүчеләр булды.

Конкурста РФнең 77 субъектыннан 2000 проект катнашты. 142 югары уку йортыннан 312 проект конкурста җиңүче булды.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының ике проекты тормышка ашыру өчен грантлар алды. «СтигМЫ» антидискриминацион комикслар технологияләрен кулланып эшләнгән профилактик практика проекты (җитәкчесе -Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының тәрбия һәм социаль эш буенча директор урынбасары Екатерина Панкова)  430 мең сум, ә #Нетехнарь студентлар медиаүзәге җитәкчесе  Алсу Зарипованың  «Медиакэмп» КФУ студент медиаүзәкләре слеты» проекты  — 600 мең сум күләмендә грант отты.

Федераль финанслауны алган инициативалар Казан федераль университетында 2021 елда гамәлгә ашырылачак.

Антидискриминацион комикслар технологиясен кулланып эшләнгән «СтигМЫ» профилактик практикумы — комиксларның интерактив технологиясен кулланып башкарылган мәгариф проекты. Без «Респект» комикс-проектын җәлеп итәргә планлаштырабыз — бу комикслар нигезендә студентлар белән профилактик белем бирү дәресләре үткәрсеннәр өчен, төркем кураторларын антидискриминацион комикслар белән эшләргә өйрәтергә кирәк. Максат — ксенофобия, стигматизация, университет мохитендә дискриминация дәрәҗәсен киметү. 11 майда Казанда булган вакыйгалар яшьләр арасында дискриминация дәрәҗәсе шактый югары булуын күрсәтте», — дип сөйләде Е.Панкова.

Ул билгеләп үткәнчә, уен форматлары, аерым алганда, комикслар, хәзер яшьләр арасында бик популяр, һәм алар аша мәгълүматны җиткерү лекцияләр укуга караганда күпкә җиңелрәк. Проект беренче чиратта беренче курсларга юнәлдерелгән.

«Кураторларны укытудан һәм профилактик чаралар уздырудан тыш, без комикслар күргәзмәсен оештырырга планлаштырабыз. Ул университет биналары буенча берничә ай дәвамында күчеп йөриячәк. Комикслар базасын безгә «Респект» бирәчәк. Моннан тыш, безнең конфликтолог- укытучылар кураторлар өчен профилактик эш турында кереш лекция укыячак, аннары алар үз студентлары белән дәресләр үткәрәчәк», — дип хәбәр итте ул.

Екатерина Панкова шулай ук грант алган икенче проект —  «Медиакэмп» КФУ студент медиаүзәкләре слеты» турында да сөйләде:

«Без КФУның барлык 17 институтының студент медиаүзәкләрен аларның формаль һәм формаль булмаган берләшүләре өчен җыярга планлаштырабыз. Студент медиаүзәкләре барлык институтларда да бар, әмма, кызганычка каршы, алар бөтен җирдә дә яхшы үсеш алмаган. Әгәр Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты медиаүзәгендә 50 кеше исәпләнсә, кайбер институтларда — барлыгы 1-2 кеше. Без укытуны социаль челтәрләр киңлегендә ничек эшләргә, институт имиджын ничек төзергә кирәклеге турында сөйләү өчен оештырырга телибез. Икенче яктан, без аларны үзләрен Казан федераль университеты командасы, аның югары уку йорты администрациясе, студентлар үзидарә органнары ярдәме бар, дип хис итсеннәр өчен формаль булмаган оешмага берләштерергә телибез. Проектны гамәлгә ашыруга оциаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты укытучылары, практик журналистлар җәлеп ителәчәк, шулай ук формаль булмаган мастер-классларны студент-журналистлар үткәрәчәк».

Автор: Лариса Бусиль