КФУның ике проекты «Игелекле эшләр регионы» конкурсында җиңде

Алар 2022 елда гамәлгә ашырылачак.

Казан федераль университетының ике проекты «Игелекле эшләр регионы» волонтерлыкка ярдәм итүнең иң яхшы төбәк практикалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр булды. Алар волонтерлыкны тормышка ашыруның һәм аңа төрле яклап ярдәм итү буенча Татарстанның алты проекты исемлегенә керде. Конкурс йомгаклары буенча Татарстан өченче ел рәттән конкурста җиңүче.

Экология һәм табигатьтән файдалану институтының 1 курсын тәмамлаган студент Максим Антонов бу конкурста «Экологические соревнования «Чистые игры – Татарстан» проекты белән җиңде. Бу проект халыкара, ул дөньяның 25 илендә, Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек тәкъдим ителгән. Студент проект үсеше белән Казан территориясендә шөгыльләнгән, ә хәзер — Татарстан. Грант ярдәмендә оештыручылар географияне киңәйтергә, киләсе елда Казанны, Түбән Каманы, Яр Чаллыны, шулай ук республиканың тагын ике муниципаль районын колачларга планлаштыралар.

“Чистые игры” — гадәти булмаган экология ярышлары. Без гадәти күңелсез өмәләрне мавыктыргыч уенга әйләндерәбез. Катнашучылар дүртәр кеше булган командаларга бүленә һәм сигнал буенча билгеле бер территориядә чүп-чар җыя башлыйлар. Җыелган һәр чүп капчыгы өчен баллар өстәлә, чүп-чарны аерым җыю өчен баллар арта. Барлык баллар мобиль кушымтада теркәлә, анда команданың рейтингын күзәтергә мөмкин. Бу ярыш рухын күтәрә. «Чиста уеннар» да өмәләргә караганда калдыклар уртача биш тапкырга күбрәк җыела. Бу катнашучыларның мотивациясе белән бәйле. Бездә чүп-чар өчен чын көрәш бара. Уеннан соң җиңүчеләр партнерлардан призлар белән бүләкләнә», — дип билгеләп үтте Максим.

Студент әйтүенчә, хәзерге вакытта безнең республикада ярыш рухындагы өмәләрнең аналогы юк. Проектның уникальлеге стандарт чараның яшьләр бәйрәменә әверелүендә.

«Проектны тормышка ашыруның дүрт елы эчендә Казанда бергәлек формалашкан, элек экология белән кызыксынмаган кешеләр экологик волонтерлыкка җәлеп ителгән. Алар чүп-чарны аерым җыя башлаганнар. Безнең чара башка тормыш рәвеше башлану өчен этәргеч булып тора, — диде М.Антонов.

Проектны оештыручылар калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары, шулай ук җирлектәге чүп-чар эшкәртүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Уеннан соң бөтен чүп аларга китә, боларның барысы да оештыручылар тарафыннан контрольдә тотыла.

Проект Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы ярдәме белән 2022 елның июль-сентябрь айларында гамәлгә ашырылачак, моңа 300 мең сум акча бүленгән. Якынча 800 кешене колачларга планлаштыралар.

КФУның Яшьләр сәясәте департаментының иҗтимагый оешмалар һәм кураторлык институты белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мәрдәнова Like a Donor 2.0 проекты белән конкурс грантын отты. Ул студентлар яшьләр даирәсендә ирекле кан донорлыгы һәм волонтерлар санын популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар циклыннан гыйбарәт.

«Бу проект 2019-2020 уку елыннан гамәлгә ашырыла. Нәкъ менә шул вакытта без Росмолодежь әр грантын оттык, ә 2020 елда тагын берне «iВолга» форумында оттык. Шуның аркасында аны гамәлгә ашыру 2021 елның августыннан октябренә кадәр дәвам итә. «Игелекле эшләр төбәге» конкурсында җиңү нәтиҗәсендә без бу проектны 2022 елда зуррак форматта дәвам итә алачакбыз. Like a Donor аны гамәлгә ашыруны дәвам итү өчен төрле конкурсларда катнаша. Грантның суммасы — 299 мең 500 сум», — диде Гөлназ.

Like a Donor 2.0 — донорлык акциясен, социаль челтәрләрдә мәгълүмати эшне үз эченә алган чаралар комплексы (университет донорлары турында видеоинтервью, мини-лекцияләр, табиб-трансфузиолог белән туры эфирлар, интерактив квест, аның кысаларында донорлык һәм волонтерлар турында сөйлиләр). Шулай ук КФУ донорлары, Республика кан үзәге вәкилләре белән интервью төшерү планлаштырыла.

«Проект донорлык акциясен уздыру нәтиҗәсендә барлыкка килде. Без донор булуның мөһимлегенә басым ясарга тырышабыз. Элек студентлар донор акциясендә катнашалар иде, ә аннары моның турында оныттылар. Асылда, донор булганнан соң кан реципиентка шундук эләкми, ә тикшерү уза, шуңа күрә даими рәвештә кан тапшыру мөһим. Без үз сәламәтлекне күзәтеп тору кирәклеге турында сөйлибез, бу даими рәвештә кан бирү мөмкинлеге булсын өчен кирәк, һәм ул вакытта организм аңа әзер булачак «, — диде Г.Мәрдәнова.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: М.Антонов, Г.Мәрданова