КФУның ике студенты ТР Фәннәр академиясе стипендиясе белән бүләкләнде

Ул быелның икенче семестрында ай саен 2300 сум күләмендә килеп барачак.

Казан федераль университеты студентлары Лилия Нәбиева һәм Яна Солунова Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендияләрен алуга конкурста җиңүчеләр булдылар.

Ул талантлы яшьләрне фән өлкәсенә җәлеп итү һәм студентлар башкара торган мөһим фәнни һәм инновацион әһәмияткә ия фәнни тикшеренүләр, техник эшләнмәләрне стимуллаштыру максатыннан уздырыла.

ТР Фәннәр академиясенең 2020-2021 уку елының икенче семестрына стипендиясе 2021 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр ай саен 2300 сум күләмендә билгеләнә.

Лилия Нәбиева — КФУ Физика институтының  2 нче курс магистранты («физика» белгечлеге), ә Яна Солунова — КФУ Алабуга институтының бишенче курс студенты, «педагогик белем» юнәлеше буенча укый.

«Мин Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романының милли һәм мәдәни үзенчәлеген өйрәнәм, ул татар, немец, француз телләреннән алынмалар белән чуарланган. Минем фәнни җитәкчем — рус теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Дания Әбүзәр кызы Сәлимова, — дип хәбәр итте Яна Солунова. — ТР Фәннәр академиясенең республикабызның милли мәдәниятен тикшерүгә багышланган яшь галимнәр  эшенә игътибар итүе шәп!»

Искәртеп узабыз, Г.Яхина Мәскәүдә яши, ләкин Казанда туган, Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлаган (2011 елда ул Казан федераль университеты составына кергән). Аның әсәрләре дөньяның 30 дан артык теленә тәрҗемә ителгән.

«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендиаты булуыма бик шатмын, — дип уртаклашты Лилия Нәбиева. — Минем конкурска тәкъдим ителгән эшем «Сильное взаимодействие квантовой точки и сверхпроводящего кубита с бозонным резервуаром» дип атала. Ул квант компьютер булдыру проблемасына багышланган. Бу катлаулы, ләкин бик кызыклы теманы өйрәнүне аспирантурада дәвам итәрмен дип өметләнәм, быел анда керергә уйлыйм. Квант компьютерлары классик компьютерлардан күпкә көчлерәк һәм гади компьютер хәл итә алмаган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Фәнни җитәкчем, КФУның Физика институты оптика һәм нанофотоника кафедрасы профессоры Ренат Хәмит улы Гайнетдиновка ихлас рәхмәтемне җиткерәм».

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов