КФУның икенче корпусында георгий тасмасы пәйда булды

Университет Җиңү көненә багышланган акциягә кушылды.

КФУның икенче корпусы фасадында бүген 60 метрлы георгий тасмасы барлыкка килде. Бу көннәрдә «Бердәм Россия» фиркасе  Татарстанның зур шәһәрләрендәге йортлар һәм иҗтимагый биналар фасадында Җиңү бәйрәменең төп символын урнаштыра. КФУ бинасы фасадындагы тасма республикада гына түгел, Россиядә дә иң зурларының берсе булды.

«Казан университеты бу акциядә зур әзерлек белән катнаша. Тасмадан тыш бинада «75 ел» һәм «9 май» язулары барлыкка киләчәк. Без моны теләктәшлек, безнең рәхмәтебез, бөек батырлык турында хәтер билгесе итеп эшлибез», — дип сөйләде КФУ проректоры Ариф Межведилов.

Фасадтагы георгий тасмасы  — чикләү чаралары шартларында традицион патриотик акциянең яңа форматы. Бу Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан партия тарафыннан тәкъдим ителгән 14 проект һәм акциянең берсе.

«Бүген иртән эшкә барышлый балконнарда, тәрәзәләрдә флаглар күрдем, йортлар фасадларында георгий тасмалары барлыкка килде. Кешеләр бу бәйрәмне яңа шартларда, үзизоляциядә билгеләп үтәргә әзерләнә. Әйтергә кирәк, бәйрәм кәефе пандемия белән бәйле рәвештә төшенке булса да, төрле яшьтәге, яшь һәм өлкәнрәк буын кешеләренең күңелендә бар. Һәм без бу көннәрдә аларга рәхмәтле, — дип ассызыклады «Бердәм Россия» фиркасенең Татарстан бүлекчәсе сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Җиңү көнендә Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм авылларында хәтер акцияләре узачак, чәчәкләр салыначак. Ә кичен, бәйрәм салютыннан соң, бөтен республика «Фонарики Победы» бөтенроссия акциясенә кушылырга мөмкин — һәркем тәрәзәдә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарның истәлегенә фонарьлар яки шәм кабыза ала.

КФУда  Җиңү көненә багышлап Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре матди ярдәм алды. Сугышта катнашучыларның һәрберсенә 15 000 сум, тыл хезмәтчәннәренә 10 000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча тапшырылган. Бу турыдагы боерыкны Казан университеты ректоры Илшат Гафуров имзалады.

Автор: КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге, фото: Ләйсән Абдуллина