КФУның Император залында 13 нче Державин укулары узды.

Пленар утырышта атаклы лингвистлар һәм хокукчылар да, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты. XIII “Державин укулары” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты белән берлектә үткәрелә.

 

Укуларны әлеге уку йортының ректоры Ольга Ивановна Александрова ачып җибәрде. «Бүгенге укулар күп сорауларны үз эченә алды, кайберләре конференциядә беренче тапкыр күтәреләчәк», — дип ассызыклады ул.

Ольга Ивановна студентларга күтәреләчәк проблемаларга карата үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге булуы турында да әйтте. Моны конференциянең — төп табышы, ә биредә туган идеяләрне – иң кыйммәтле ресурска тиң дияргә нигез бар.

Шушы ук фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та әйтте: Гавриил Державинны гел җылы искә алабыз, ел саен аның туган көне көнне әдәби премияләр тапшырабыз. Аның хезмәтләренә таянып, без парламентаризм, хокук системасын ничек итеп камилләштереп булуы турында уйланабыз.

Конференция кысаларында Державин премиясе лауреаты исеме билгеле булды. Быел президент кулыннан 200 мең сумлык акчалата бүләкне КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы ассистенты Алсу Хөрмәтуллина алды.  Рөстәм Нургалиевичны да бүләк көтә иде: былтыр конференция резолюциясе тарафыннан Гавриил Романовичның сайланма әсәрләрен бастыру хакында сүз алып барылган иде, һәм менә, ниһаять,  беренче өч томны тантаналы рәвештә Республика Президентына тапшырдылар.

КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров та, “Державин укулары”нда катнашучыларны сәламләп, Казан фәнни мәктәбенең илебез үсешенә керткән өлеше турында искә төшереп узды.

Пленар утырышның төп чыгышы  депутат Павел Владимирович Крашенниковның “Хокукның көмеш гасыры” исемле доклады иде.

«Гавриил Романовичның портреты минем кабинетта эленеп тора, кайвакыт мин аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәм», — диде конференция кунагы.

Шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм Казан митрополиты Феофанның чыгышлары да Державинны авырлыкларны җиңә алырдай һәм бүтәннәрне илһамландыра торган кеше буларак үрнәк итеп күрсәтте.

Чулпан Гарифуллина тәрҗемәсе

(чыганак: http://media.kpfu.ru/news/torzestvennaa-ceremonia-otkrytia-xiii-derzavinskih-ctenii-prosla-v-imperatorskom-zale-kfu)