КФУның IT-лицее укучылары астрономия олимпиадасының җиңүчеләре

Казанда астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабы тәмамланды. Олимпиадада иң яхшы нәтиҗәләрне КФУның IT-лицее укучылары күрсәтте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Олимпиадада КФУның IT-лицее интернат-мәктәбеннән җиденче сыйныф укучысы Марат Вәлиев, тугызынчы сыйныф укучысы Сергей Михайлов, унынчы сыйныф укучысы Максим Трофимов һәм унберенче сыйныф укучысы Айрат Нотфуллин, шулай ук Түбән Кама районы Б. Урманче исемендәге икенче гимназиядән сигезенче сыйныф укучысы Ильяс Гарифуллин җиңү яулады.

Призерлар арасына Татарстанның сигез районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 23 укучы керде. Олимпиадада барлыгы 92 Татарстан укучысы катнашты.

«Астрономия буенча олимпиада бер турга узды. Олимпиадада катнашучыларга биремнәр астрономиянең төп бүлекләре: күк механикасы, сферик астрономия, астрономия һәм астрофизика нигезләре буенча тәкъдим ителде. Һәр параллельгә теоретик мәсьәләләрдән тыш, практик биремнәр дә тәкъдим ителде», — диелгән министрлык хәбәрендә.

Татарстанда 7-11 нче сыйныфлар арасында астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабы 24-26 нчы гыйнвар көннәрендә узды.

«Татар-информ» МА.