Казан федераль университеты IT-лицеенда табигыять фәннәре: химия, физика, биология, астрономия, география, геология һәм экология предметлары декадасы башланды. Декада дәвамында бик күп чаралар: ачык дәресләр, конкурслар, төрле интеллектуаль уеннар планлаштырылган.
Декада кысаларында IT-лицейның 7 сыйныф укучылары Россиядәге Периодик система елына багышланган чарада катнаштылар. IT-лицейның китапханәсендә Дмитрий Иванович Менделеевның туган көненә һәм Периодик системаның 150 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды.
Укучыларга бөек галимнең ачышлары һәм тормышы турында сөйләделәр.