КФУның IT-лицей укучылары Innopolis Open Robotics — 2021 олимпиадасы җиңүчеләре

IOR — мәктәп укучылары өчен интеллектуаль робототехник системалар эшләү буенча ачык команда проект олимпиадасы.

 «Манипуляционные ИРС», «Мобильные ИРС» профильләре буенча Innopolis Open Robotics — 2021 олимпиадасының халыкара финалында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды. Алар арасында Казан федераль университетының СУНЦ укучылары да бар. 

Innopolis Open Robotics (IOR) Олимпиадасы — мәктәп укучылары өчен интеллектуаль робототехник системалар эшләү буенча ачык команда олимпиадасы.

Командалар объектларны танырга һәм бирелгән шаблон буенча физик параметрлар (төс, форма, үлчәм) нигезендә полигонда тәртипкә салырга тиешле кечкенә робот-манипулятор эшләгәннәр. Робот, алдан билгеле булмаган шартларны исәпкә алып, эшне сыйфатлы һәм тотрыклы башкарса, интеллектуаль санала иде.

«Олимпиада командалы булды. Мин һәм Владислав Зорин июньдә халыкара сайлап алу туры аша уздык, анда без җиңү өчен көрәштек тә. Шобага салу белән билгеләнгән материалга бәйле рәвештә «чүп-чарны» сортларга аерырга тиешле робот (манипулятор) җыярга һәм программалаштырырга кирәк иде.  Югары квалификация категорияле информатика укытучысы Илдар Ирек улы Латыйпов безнең тренер булды», — дип сөйләде КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Айрат Мортазин.

Олимпиадада җиңү — күптәнге хыялым иде ди Айрат. Ул үзенең киләчәген робототехникада күрә һәм олимпиададагы уңыш хыялны чынбарлыкка ашырырга ярдәм итәр дип өметләнә.

“Егетләр бу нәтиҗәгә максатчан рәвештә бардылар. Әзерлек уку вакытында һәм каникулларда барды. Алар җиңүгә омтылыш, сабырлык һәм ныклык күрсәттеләр”, — диде И.Латыйпов.

Тагын ике лицеист, 10 сыйныф укучысы Әмир Кашапов һәм Ренат Хәмәтшин олимпиаданың призерлары булдылар.

«Бирем шундый иде: төрле зурлыктагы берничә объект бар, роботка аларны шаблон буенча урнаштырырга кирәк. Шул ук вакытта робот үзе нинди объектларның склад зонасында булуын һәм шаблон турында белми. Без Әмир Кашапов белән бу бурычны үтәү өчен робот җыйдык, шулай ук максималь нәтиҗәле эшләү һәм объектларны  танып белү өчен алгоритм яздык. Робот белән  шактый кызыклы бәйләнеш — түбән дәрәҗәле API өчен Arduino һәм төрле исәпләүләр өчен Android платформасында смартфон идарә итте. Куелган тырышлык нәтиҗәгә лаек дип саныйбыз», — дип, тәэсирләре белән уртаклашты Р.Хәмәтшин.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов