КФУның It-лицей укучысы Кытайдагы олимпиадада җиңгән

China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) – халыкара математика олимпиадасы Кытайның Чэнду шәһәрендә 11 — 16 августта узды. Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицей укучысы Анна Седова әлеге олимпиадада алтын медаль яулавын лицей уңышы, дип саный.

China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) – халыкара математика олимпиадасы. Анда математикадан белемнәре һәм сәләтләре укыту программасыннан югары булган өлкән сыйныф укучылары катнаша. Россия җыелма командасы әлеге олимпиадада һәрдаим катнашып килә. Быел China Girls Mathematical Olympiad халыкара математика олимпиадасы 11 — 16 августта Кытай шәһәре Чэндуда узды. Олимпиадада Сингапур, Россия һәм Кытай укучылары катнашты. Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицей укучысы Анна Седова Россия җыелмасы составында турнирда катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия командасы ике алтын һәм бер көмеш медальгә лаек булды.

Анна, бер олимпиададан икенче олимпиадага әзерләнә-әзерләнә, әлеге халыкара олимпиадага бер ел тирәсе әзерләнүен әйтте. “Башлангыч этапта ук Кытайга бару мөмкинлеге бар икәнен белдем, әмма үземне алырлар, дип уйламадым. Олимпиадага мине IT-лицей укытучылары Алексей Русаков һәм Руслан Ефремов әзерләделәр. Олимпиада ике көндә ике турда үтте: беренче көн – дүрт бирем, икенче көн – дүрт бирем. Барысы бергә — халыкара дәрәҗәдәге 8 бирем. Мин шуның алтысын эшләдем, әмма алты биремнең берсе өчен, бераз дөрес язмау сәбәпле, берничә баллымны алып аттылар. Беренче көнне биремнәр авыррак иде. Алар буенча төрле сораулар бирергә ярады, төгәл булмаган формалаштыруларны аңлатып бирделәр”, — диде Анна.

Анна Седова сүзләренчә, Кытай халкы европалыларны ярата икән. Россия кызларын күргән һәр Кытай кешесе дә фотога төшәргә сораган. “Безне берәр Кытай кешесе фотога төшереп торганда, башка кытайлар да килеп төшерә башлыйлар иде. Бигрәк тә безнең белән балалар төшәргә яратты. Зурлар арасында “Без бик каты оялабыз, әмма безнең сезнең белән фотога төшәсе килә. Безнең белән төшегезче, зинһар”, диючеләр дә булды. Безне ниндидер танылган кешеләр итеп күрделәр. Бу бик кызык иде”, — диде Анна.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.