КФУның «Кар десанты» отряды белән берлектә узган экспедиция барышында җирдән 167 сугышчы калдыклары табылды

Җиргә иңдерү Чудской Бор авылындагы хәрби мемориалда узды.

Казан федераль университетының «Кар десанты» эзләү отряды Любань шәһәрендә узган төбәкара эзләнү экспедициясеннән кайтты. КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә эш нәтиҗәләре турында отряд җитәкчесе, Казан университетын тәмамлаган Айрат Фатыйхов сөйләде.

«Любань» —  отряд өчен 2008 елдан башлап традицион экспедиция. «Кар десанты» «Любань» төбәкара эзләү экспедициясендә ел саен, язын һәм көзен катнаша. Эш Любань һәм Краснобор-Смердынский һөҗүм операцияләре буенча алып барыла. 1999 елдан башлап экспедициядә катнашучылар тарафыннан 4600 сугышчы калдыклары табылган һәм җирләнгән, 730 исем билгеле булган.

«Казан федераль университетыннан экспедициядә бер студент һәм университетны тәмамлаган сигез кеше катнашты, — дип сөйли Айрат Фатыйхов. — Экспедиция катлаулы булды, төп лагерьга эләгү белән бәйле кыенлыклар туды. Без югары үтемле автомобиль кулландык, моңа бик күп вакыт һәм көч сарыф ителде. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак».

Отряд лагерьда урнашкач, беренче көннән үк аю белән күрше булу ачыклана.

«Без зурң һәм кечкенә хайван эзләрен күрдек. Соңрак күрше лагерьдан 150 метр чамасы ераклыкта, аюларны күрделәр. Атна дәвамында куркыныч күршеҗбездә генә булды. Аюлар бу аларның территориясе булуын күрсәтеп, юлда эзләр калдырганнар. Шөкер, барысы да яхшы тәмамланды”, — дип искә ала Айрат.

Отряд алдында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны эзләү, күтәрү һәм күмү максаты тора.

«Максатка ирешелде. Беренче атнада без бер сугышчыны күтәрдек, алга таба зур күләмле эш булды. Лагерьдан ерак түгел, нәкъ алгы сызыкта, чокыр табылды. Аңа, күрәсең, немец солдатлары нейтраль полосадан үлгәннәрнең гәүдәләрен өстерәп төшергәннәр. Барлыгы 167 сугышчы, 9 медальон табылды, алар буенча өлешчә сугышчыларның шәхесен билгели алдылар «, — диде А. Фатыйхов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экспедициядә катнашучылар иртәнге 8 дән кичке 9 га кадәр катгый шартларда эшләделәр.

«Прожекторлар, маңгай фонарьлары белән эшләдек, җылыну өчен чокыр янында учак яктык. 24 сентябрьгә күмәргә өлгерергә тырыштык. Яңа исемне ачыкларга мөмкин булган бер генә детальне дә калдырмас өчен, барысы да бик җайлы һәм җентекләп эшләнде. Җиргә иңдерү Чудской Бор авылындагы хәрби мемориалда узды. (Ленинград өлкәсе — мөх.шәр.) 24 сентябрьдә гомуми тырышлык белән 230 солдат һәм РККА командирларының калдыклары күмелде (табылган чокыр буенча кабат санау соңгы санга төзәтмәләр кертте). Геройның көле белән хушлашырга табылган солдатларның берсе — Ефим Афанасьевич Кузеевның туганнары килде «, — дип нәтиҗә ясады отряд җитәкчесе.

Экспедициядә катнашучылар эшкә мөмкин кадәр күбрәк студентларны җәлеп итәргә омтыла, тик эшче куллар өчен генә түгел, ә барыннан да элек, «яшьләр сугыш елларында ниләр булганын, бабайлар, әби-бабайлар һәм әбиләренең бабалары нинди батырлык эшләгәнен күрсен өчен».

«Без шул ук урында эшләячәкбез. Экспедиция срокларын арттырырга, транспортны яхшыртырга тырышып карыйк», — дип сөйләде А.Фатыйхов планнары турында.

Казан, Колпино, Туринск, Губкинский һәм Ноябрьск шәһәрләреннән отрядлар фидакарь, намуслы эш күрсәттеләр.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото:»Кар десанты» СЭОның «ВКонтакте»дагы төркеменнән