КФУның Кече университетында укучылар сертификат алды

Казан федераль университетында Кече университетны тәмамлау турында сертификатлар тапшыру тантанасы үтте. Аны Кече университетның 10 факультетында укыган 373 тыңлаучы алды. 

Укуны тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары алдында КФУ Кече университет җитәкчесе, Сәләтле балалар белән эшләү үзәге директоры Диләрә Муравьева чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Кече университетта шөгыльләнүчеләр алдында нинди мөмкинлекләр барлыкка килүе турында сөйләде, ә алар байтак: тәҗрибәле мөгаллимнәр белән КФУ лабораторияләрендә шөгыльләнү, төркемнәрдә фәнни проектлар белән шөгыльләнү дисеңме яки Н.И.Лобачевский ис. Фәнни китапханә фондларыннан куллана алу мөмкинлеге.

Алга таба ул Казан университеты ректоры Илшат Гафуров исеменнән һәм башка бүләкләр белән иң яхшы тыңлаучыларны бүләкләде.

Моннан тыш сертификат алучыларга үз фатыйхасын КФУ кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Олег Бодров та бирде. Яңа уку елында университет нәкъ менә әлеге укучылар кебек белемгә омтылган, фән белән актив шөгыльләнүчеләрне үзендә студентлар буларак көтүләрен әйтте.

Укуны тәмамлаучыларны котларга укытучылары да килгән иде. Алар елга йомгак ясадылар һәм укучыларга уңышлар теләделәр.

Укуны тәмамлау турында сертификат алучылар арасында Кече университетның Физика-математика, Мәгълүмати технологияләр, Робототехника, Астрономия бүлеге, Химия-биология, Җәмгыять белеме факультеты, Филология, Телләр мәктәбе, Яшь психолог мәктәбе, Яшь журналист мәктәбе юнәлешендә укучылар бар иде.