КФУның Кытай студентлары индивидуаль саклану чараларын алды

Казан шәһәрендә Кытай Халык Республикасы Генераль консуллыгы шундый гуманитар ярдәм күрсәткән.

Бүген Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы Кытайдан килгән студентларга индивидуаль саклану чараларын таратты. Маскалар, салфеткалар, респираторлар, антисептиклар, дарулар — болар барысы да COVID-19 чорында студентларга ярдәм итү өчен. Агымдагы елның апреленнән башлап Кытай Генераль консуллыгыүз студентларына ярдәм итә.

«Пандемия чоры әле тәмамланмаган, шуңа күрә мондый ярдәм студентлар өчен мөһим. Мондый чаралар вакытында студентлар Кытайның Генераль консуллыгы ягыннан кайгыртуны күрәләр. Шул рәвешле, без бергәләп студентлар турында кайгыртабыз «, — диде Тышкы элемтәләр департаментының Чит ил студентларын яраклаштыру бүлеге башлыгы Сергей Цветков.

Психология һәм мәгариф институты магистратурасының «югары мәктәп педагогикасы» юнәлешенең 1 курс студенты Ицзе Фан мондый ярдәм күрсәтелүгә шат.

«Бу ярдәм аша мин битлекләр һәм башка әйберләр генә алмыйм, үз илемнең җылысын һәм мәхәббәтен дә тоям. Безнең дәүләт кенә түгел, укытучылар, КФУ хезмәткәрләре, рус телле студентлар да безгә ярдәм итә. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер», — ди студент кыз.

Кытай Халык Республикасының Казандагы вице-консулы Хуан Кай әфәнде мондый ярдәмнең мөһимлеген билгеләп үтә.

«Кытай хөкүмәте үзенең барлык гражданнарының сәламәтлеге турында бик кайгырта. Бу вәзгыять аркасында студентлар өйгә кайта алмаячак. Безнең бурыч — гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен яклау”, — ди ул.

Һәр студентка 20шәр битлек, ике пакет дару, берәр пакет салфетка тапшырылачак. Моннан тыш, Кытай ягы Казан университеты хезмәткәрләренә 1000 битлек тапшырды.

«Казан университеты Кытайның мәгариф оешмалары һәм үзәкләре белән күп яклы хезмәттәшлеккә ия. Тышкы элемтәләр департаменты инде берничә ел «Пекин Тяньфу» белем бирү үзәге (Сычуань провинциясе, Чэнду шәһәре) белән Кытай абитуриентларын КФУда укырга җәлеп итү буенча актив эшли. КФУның чит ил гражданнары өчен әзерлек факультеты белгечләре абитуриентларга рус теле буенча дәресләр үткәрә, Чэнду провинциясенең эре шәһәр мәктәпләре белән элемтәләр җайга салынган.

Ел саен компания Кытайдан әзерлек факультетына да, КФУның төп белем бирү программалары буенча укырга да 100 абитуриент җәлеп итә. Агымдагы пандемия чорында эшләүнең барлык авырлыкларына да карамастан, без хезмәттәшлекне үстерергә планлаштырабыз. Урнашкан багланышлар кысаларында, шулай ук үз абитуриентларына, хәзер инде КФУ тыңлаучыларына һәм студентларына ярдәм итү максатыннан,  шушы көннәрдә кампания университетка бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре партиясен юллады, шуның өчен без партнерларыбызга бик рәхмәтле «, — диде Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов