КФУның «Мизгел» театры «Ай булмаса, йолдыз бар» мелодрамасын тәкъдим итте

19 нчы майда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыys; «Мизгел» яшьләр театры Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» дип исемләнгән мелодрамасын куйды. Спектакльнең режиссеры — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов.

Илфак Хафизов – Автор, студентлар Гөлинә Имамиева (10.2-921 төркеме) – Мәдинә, Илдус Хабибрахманов (10.2-801) – Мирзанур, Алсинә Сөләйманова (10.2-920) – Хәмидә, Ләйсән Ихсанова (10.2-801) – Талия, Рәсил Мирзаһитов (10.2-820) – Исхак, Рәсилә Хафизова (10.2-922)- Ания, Ләйлә Алембикова (10.2-902) – Разия рольләрен уңышлы башкарып чыктылар.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов быел «Мизгел» театры оешуына 25 ел тулганын әйтте.

«1996 нчы елның көзендә безнең театрыбыз эшли башлаган иде һәм әлеге театр белән Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Закирович җитәкчелек итте. Егерме биш ел дәвамында сәхнәгә бик күп әсәрләр куелды. Бүгенге спектакльгә килгәндә, бик уңышлы килеп чыкты дип саныйм. Илфак әфәндегә һәм студентларыбызга рәхмәтемне җиткерәм. Без монда күпме көч куелганын күз алдына китерәбез. Безнең театрга килгән балалар үзара һәрвакыт аралашып торалар, элек  уйнаган студентларыбыз да әлеге премьераларга киләләр. Бу матур традиция дәвам итәр дип уйлыйм», — диде ул.

«Кайсы әсәрне куярга дип сайлана торгач, Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” пьесасына тукталырга  булдык. Минем өчен дә, студентлар өчен дә бик кызыклы эш булды ул. Көлкеле җирләрендә көлдек, елаган җирләрендә еладык. Ни дисәк тә, үз эчебездә генә кайнау ул бер, ә болай спектакльне күрсәтеп, кешеләрнең алкышларына коену ул икенче», — дип бүлеште тамашачылар белән Илфак Хафизов.

КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова  «Мизгел» театрының профессиональ яктан үзенең элеккеге югары дәрәҗәсенә  кайтканына бәхетле икәнен әйтте.

«Минем йөрәгем гел янып бәргәләнәдер инде, чөнки безнең “Мизгел” кризис кичерде. Бүген сез безне элекеге, профессиональ “Мизгел”гә кайтардыгыз. Режиссерга һәм студентларга рәхмәт. Бүгенге кайбер профессиональ артистлар чорны тоя алмыйлар. Без сезнең белән 2021 нче елга күчмәдек, без шул 70 нче елларны күрдек, һәм сез бу проблеманың мәңгелек булганын күрсәтә алдыгыз. Туфан абыйның, язучының сүзен бозмадыгыз. Молодцы, булдырдыгыз!»,  — дип,  үз хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Мәдинә Сафинаны уйнаган Гөлинә Имамиева төп рольне беренче тапкыр башкарганын әйтте.

«Шушы әзерлекләр дәвамында үземә бик зур тәҗрибә тупладым. Моның өчен Илфак абыйга бик зур рәхмәтемне  әйтәм. Ул миндә шушы рольне күрмәгән булса, мин уйнап чыга алмаган булыр идем. Аның ярдәме, миңа булган ышанычы белән бу рольне башкарып чыга алдым. Зур рәхмәтемне актерларга – үземнем дусларыма әйтәм, репетицияләр дәвамында без дусларга әйләнеп беттек. Бөтенләй дә таныш булмаган кешеләр инде хәзер якын дусларыма әверелделәр. Спектакльдән соң үземә карата ышаныч  артты,  әзрәк әрсезлек һәм кыюлык өстәлде. Шулай ук кешеләр белән аралашу яхшырды, кеше белән уртак телне тизрәк таба башладым. Рольгә килгәндә, Сафина Мәдинә бик көчле шәхес, нинди генә авырлыклар күрсә дә, алар алдында башын ими, аларга түзә, еламыйча алга таба атлый. Шушы зарыгып көткән көн бер мизгел эчендә үтеп китте, репетицияләрне, йокысыз төннәрне  сагыначакбыз. Шулай бердәм, дус коллектив булып калырга язсын», — ди ул.

Ания апа ролен башкарган  Рәсилә Хафизова да кызыклы фикерләре белән уртаклашты.

«Без шушы сәхнәдә ничә көн дәвамында бергәләшеп кайнадык, бер-беребезне белеп бетердек, дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыттык. Әзерләнү барышында проблемалар да килеп чыкмый калмады, ләкин аларны бергә  ерып чыктык. Аллага шөкер, барысы да без теләгәнчә булды дип әйтә алам. Мин тормышта сәхнәдә уйнаган усал Ания апа кебек түгел. Бу образга кереп китүе минем өчен җиңел булмады, чөнки тормышта мин тыныч кеше. Мин үземнем тырышлыгым һәм Илфак абыйның ярдәме белән бу рольне башкарып чыга алдым дип уйлыйм. Тормышта үзең генә булып яшисең, ә яңа образга кергәч, шушы кеше булып яшисең, аның хис-кичерешләрен беләсең. «Мизгел»нең бер өлеше булуыма, анда уйнавыма, шушы  кешеләр белән танышуыма, дуслашуыма мин бик шат», — дип аңлатты ул.

Спектакльнең тамашачылары — Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге, мөгаллимнәре һәм студентлары булды.

«Мизгел» театры коллективына киләчәктә дә зур уңышлар гына теләп калабыз. Һәрвакыт үзенең спектакльләре белән тамашачыларын сөендереп торсын, яңадан яңа үрләр яуласын.

Автор: Зәринә Хуҗина, Л.Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-801 нче төркем студенты