КФУның Н.И.Лобачевский ис. лицее яңа укучыларны кабул итте

Н.И.Лобачевский ис. лицей укучылары 1 сентябрь — Белем көнен «Уникс»та билгеләп үттеләр. Быел лицейда 594 укучы белем алачак. 

Тантаналы чарада Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов, Н.И.Лобачевский ис. Математика һәм механика институты директоры Екатерина Турилова, Лицей директоры Елена Скобельцына һ.б. катнаштылар.

Сәламләү сүзендә Елена Скобельцына лицеистларның ирешелгән уңышлары, БДИ һәм ГДИ имтиханнары нәтиҗәләре турында сөйләде, укучыларга уңышлар теләде.

Сүз уңаеннан, былтыр БДИда 7 укучы 100 балл җыйды. Аларның өчесе химия, икесе математика, берсе — рус теле һәм биология буенча.

Чара барышында «Лимонад» һәм «Талисман» коллективлары чыгыш ясады. Алга таба бердәм сыйныф сәгате һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.

Н.И.Лобачевский ис. лицей мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасына һәм  RAEX рейтинг агентлыгы мәгълүматларына караганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының конкурентлыкка сәләте буенча  шулай ук 100 иң яхшы мәктәбенә керә.