КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда Антарктида ачуның 200 еллыгына багышланган онлайн-дәресләр сериясе старт алды

Чара кысаларында лицей укучылары лекция тыңлаячак, әлеге тема буенча тестлар узачак.

КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда Антарктида ачуның 200 еллыгына багышланган онлайн-дәресләр сериясе старт алды. Алар 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Чара укучыларны Антарктида ачылу тарихы белән таныштыру, рус галимнәренең аны ачуга керткән тикшеренүләрнең өлешен күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Һәр сыйныфта узачак география дәресләрендә лицеистлар ничек итеп 1819 елның 16 июлендә Кронштадттан хәрби «Восток» һәм «Мирный» шлюплары дөнья тирәли йөзүгә китүе турында беләчәк. Бу йөзү тулысынча уңышлы тәмамлана: Фаддей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазарев беренче тапкыр Антарктиданың шельф бозлыкларына якынлаштылар һәм аның материк килеп чыгышына ышандылар. Шулай ук укучылар бу экспедициядә фәнни эш алып барган бердәнбер галим, Казан астрономы И.М.Симоновның фәнгә керткән өлеше турында беләчәкләр. Йөзү вакытында аңа зоолог, ботаник, метеоролог, антрополог, этнограф һәм тарихчы функцияләрен үз өстенә алырга, ягъни  күзәтү ясарга, язмалар язарга, коллекцияләр җыярга, туры килә.

Йөзү 751 тәүлек дәвам итә. Антарктида ярларына команда тугыз тапкыр якынлаша, шул исәптән дүрт тапкыр — 3-15 километр ераклыкта. Нәтиҗәдә Антарктида һәм 29 утрау ачыла.

Беренче 20 минут дәвамында укучылар лекция тыңлаячак, тагын 20 минут дәвамында — Microsoft Forms программасында лекция материаллары нигезендә укытучы алдан әзерләгән тест сорауларына җавап бирәчәк.

Автор: КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге