КФУның Н.И. Лобачевский музеенда «PRO Радио» күргәзмәсе ачылачак

Аны 27 августка кадәр барып карарга мөмкин.

Казан университетының Н.И. Лобачевский музеенда 7 июньдә «PRO Радио» күргәзмәсе ачылачак. Ул радио уйлап табуның 126 еллыгына багышланган.
Күргәзмәдә музейны оештырган И.И.Силкин тарафыннан җыелган  Е.К.Завойский музей-лабораториясе радиоаппаратурасы коллекциясе: А.С.Поповның когерент радиоалгычы, 1920, 1950 еллардагы детекторлы радиоалгычлар һәм радиодетальләре, совет хәрби һәм көнкүреш радиотехникасы тәкъдим ителгән. Шулай ук Г.Герцның очкын вибраторын, безнең илдә радиоэлемтә үсешенең төрле этапларын чагылдыра торган документларны, плакатларны һәм фотосурәтләрне күрергә мөмкин булачак.
Күргәзмәне Казан университеты тарихы музее, Е.К. Завойский музей-лабораториясе, Физика институты, Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, А.А.Штукенберг исемендәге Геология музее хезмәткәрләре әзерләде. Күргәзмәнең партнеры булып В.И.Ульянов исемендәге «ЛЭТИ» Санкт-Петербург дәүләт электротехника университеты, Татарстан элемтә тарихы музее тора.
«PRO Радио» күргәзмәсе 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Экскурсиягә алдан язылу сорала (тел.: +7 (960) 031-01-30).
Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Казан университеты тарихы музее