КФУның реставрация буенча укыту әсбабы төрек теленә тәрҗемә ителәчәк

Әсбабны тәрҗемә итү инициативасы Мимар Синан исемендәге Нәфис сәнгать университетына карый.

Тарихи-мәдәни мирасны реставрацияләү буенча КФУның магистр программасы кураторы, югары категорияле рәссам-реставратор Светлана Буршневаның «Тимердән археологик һәм этнографик предметларны реставрацияләү» дигән укыту-методик әсбабын төрек теленә якындагы ике айда тәрҗемә итү планлаштырыла. Аның тәрҗемәсе белән сәнгать фәннәре кандидаты, Мимар Синан  исемендәге нәфис сәнгать университеты укытучысы Раксана Гасанова шөгыльләнәчәк.

«Күптән түгел генә Казан Кремлендә Раксана Гасанова күргәзмәсе булды. Ул Казан федераль университетының реставрация остаханәләрендә булырга теләк белдерде. Визит барышында ул тарихи-мәдәни мирасны реставрацияләү буенча магистр программасын гамәлгә ашыруның эчтәлеге һәм үзенчәлекләре белән танышты, һәм аңа бүләк итеп уку әсбабы тапшырылды. Әлеге хезмәт белән танышканнан соң, ул аны югары бәяләде һәм төрек реставраторларын әзерләү программасына кертү өчен төрек теленә тәрҗемә итү карарын кабул итте. Аның тәрҗемәгә рөхсәт бирүе турындагы үтенеченә мин ризалык белән җавап бирдем, чөнки бу КФУ, Казан реставрация мәктәбе һәм гомумән илебез реставрация мәктәбен күрсәтүдә тагын бер мөһим адым дип саныйм. Шунысы да мөһим, ул бүген чит телгә тәрҗемә ителәчәк тимер реставрацияләү турындаберенче рус телле әсбаб булачак, — диде Светлана Буршнева. — Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, бүген без Казан реставрация мәктәбенең чишмә башында торабыз. Без тормышка ашыра торган магистрлык программасы бөтен Россиядән һәм хәтта чит илләрдән дә студентларны җәлеп итә. Киләчәктә бу мәктәпне үстерәчәк перспективалы кадрлар үсә».

Исегезгә төшерәбез, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Светлана Буршнева җитәкчелегендә Россия өчен уникаль магистрлык программасы гамәлгә ашырыла, аны узу вакытында интенсивлар системасы кулланыла: булачак реставраторлар тәҗрибәне профессиональ-практиклардан ала. Укытучылар арасында Дәүләт реставрация фәнни-тикшеренү институтыннан, И.Э. Грабарь исемендәге Бөтенроссия сәнгать фәнни-реставрация үзәгеннән, Дәүләт Эрмитажыннан, Кунсткамерадан алдынгы реставраторлар бар.

Моннан тыш, программа кысаларында реставраторларны өч юнәлеш буенча укыталар: металлны реставрацияләү, керамиканы һәм силикат материалларны реставрацияләү һәм органик материалларны реставрацияләү. Мондый һәрьяклы әзерлек археологик һәм этнографик предметлар белән эшләүче белгечкә кирәк, чөнки мондый коллекцияләр, кагыйдә буларак, комплекслы булып тора, һәм хәтта аерым предметлар да еш кына төрле материаллардан эшләнә.

КФУда белем бирү процессының практик реставрацияләү өчен кирәкле булган барлык җиһазлар белән җиһазландырылган үз реставрация лабораторияләре базасында алып барылуы да мөһим. Сүз уңаеннан, университетта бер магистрлык программасында туктарга ниятләмиләр, әлбәттә. Киләчәктә кәгазь һәм китапханә материаллары, мебель, тукымаларны реставрацияләү буенча белем бирү программаларын ачу, шулай ук сәнгати металл, керамика, пыяла һәм фарфорны реставрацияләү буенча, археологик һәм этнографик коллекцияләргә генә карамый торган предметлар белән эшләү өчен күпкүләмле итеп, аерым профильләрне эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

«Светлана Георгиевна — үз өлкәсендә уникаль белгеч. Аның тәҗрибәсе Россия һәм, аерым алганда, Татарстан өчен бик мөһим генә түгел, ә, беренче чиратта, металл буенча тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм реставрацияләү буенча Европа методикаларын үстерүдә бик әһәмиятле булып чыкты. Бүгенге көндә укыту-методик әсбабын тәрҗемә итү һәм аны Төркия реставраторларын әзерләгәндә куллану турындагы карарны классик Россия реставрация мәктәбен һәм безнең кадерле һәм хөрмәтле хезмәттәшебез эшләгән уникаль методикаларны тану булып тора. Без моны мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә белгечләрне әзерләүнең алдынгы үзәкләренең берсе буларак, Казан федераль университетының танылуы ягыннан җитди алга китеш дип саныйбыз. Светлана Буршневаның иҗади планнарында тагын берничә әсбаб бар, һәм без аның уникаль тәҗрибәсе тиражланырга гына түгел, безнең партнерлык вузлары эшенә актив рәвештә кертелергә тиеш, дип саныйбыз», — диде КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Автор: Алинә Искәндәрова