КФУның сигез вәкиле РФ Президенты грантына лаек булды

Грант таныклыклары “Фәнни приборлар ясау – хәзерге халәте һәм үсеш перспективалары” II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында тапшырылды. Әлеге грант яшь галимнәрнең фәнни эзләнүләрен үстерүгә юнәлтелгән.

Бүләкләүдә Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашты.

РФ Президенты гранты алу хокукына Татарстанның 14 яшь галиме ия булды. Шуларның сигезе – КФУ вәкиле. Менә алар: Оскар Саченков (Н. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты), Сергей Ситнов (Геология һәм нефть-газ технологияләре институты), Эмиль Булатов (Фундаменталь медицина һәм биология институты), Эльвира Рожина (Фундаменталь медицина һәм биология институты), Равил Фәхруллин (Фундаменталь медицина һәм биология институты), Игорь Седов (А. Бутлеров исемендәге Химия институты) һәм Зөлфия Зиннәтуллина (Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты).

Шулай ук әлеге грантка КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов та лаек булды.

Грантларның күләме – 1 миллион 200 сум.

Ләйсән Сабирова.