КФУның студентлар отрядлары целинага әзерләнә

Быел өченче хезмәт семестрында Казан университетының 450 студенты эшләячәк.

Казан федераль университетының Студентлар отрядлары штабында катнашучылар целинага әзерләнәләр. Бу җәйге сезонда 450 студент Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә төрле юнәлешләр буенча эшләячәк.

Искәртеп узабыз, бүген КФУда баш вуз, Алабуга һәм Чаллы институтларын кертеп, 21 студент хезмәт отряды бар.

«Казан университетының студентлар отряды штабы пандемиядән соң тулы көченә эшли башлады һәм хәзер гадәти режимда эшли. Марттан май уртасына кадәр бездә вожатыйлар, проводниклар һәм сервис юнәлеше өчен мәктәп уза. Быел кандидатлар мәктәбен 300дән артык студент уза. Отряд тормышына тиз җайлашу өчен төрле чаралар һәм мастер-класслар оештырыла», — диде штаб кураторы, Яшьләр сәясәте департаментының яшьләр белән эшләү буенча белгече Альбина Муткина.

Үткән елда пандемия сәбәпле өченче хезмәт семестрында бары тик 150 студент кына эшләгән. Барлык катнашучылар да целинага бара алмаган. Быел китүче студентлар саны өч тапкырга артты: анда 450 студент җибәрергә планлаштыралар. Целина-2021 май ахырында старт ала.

«2020 елдан аермалы буларак, быел целинага тулы составта барлык юнәлешләр буенча чыгалар. Татарстанда ике педагогик отряд эшләячәк, өчесе — Краснодар краеның балаларны савыктыру лагерьларында. Проводниклар отрядлары гадәттәгечә Казан шәһәренең вагон участогында  — Новороссийск, Адлер, Берещино (Түбән Новгород өлкәсе), Яңа Уренгой һәм Мәскәү юнәлешләре буенча еракка баручы поездларында эшләячәк. Сервис отрядлары Кырым Республикасы оешмаларында эшләячәк. Төзелеш отрядлары студентлары да эшкә барачак», — диде штаб кураторы.