КФУны тәмамлаган Булат Ибраһим М. Җәлил исемендәге премия лауреаты булды

Ул премиягә яңа буын татар шигъриятендә зур әдәби-эстетик кыйммәт өчен лаек булды.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатларының исемнәре билгеле. Алар арасында Казан федераль университетын тәмамлаучы да бар. Бүләкләр С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тарафыннан тапшырылды.

Конкурста әдәбият, сынлы сәнгать, рәсем, музыка, хореография, театр, цирк, кино сәнгате, журналистика, фән, җитештерү һәм эшкуарлык, мәгариф, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге эшләр каралды.

Яңа буын татар шигъриятендә зур әдәби-эстетик кыйммәт өчен шагыйрь, «Аксенов-фест-2015» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында 9 нчы Халыкара әдәби премия лауреаты, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган Булат Ибраһимов премия лауреаты булды.

КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Булат үзе сөйләгәнчә, бу аның өченче тапкыр лауреат булырга омтылуы. Беренче тапкыр гариза 2017 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан бирелгән, аннары — 2019 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан, быелгы гариза шулай ук Язучылар берлеге тарафыннан да тапшырылган.

«Бу юлы да минем премия бирерләр дигән ышанычым юк иде. Муса Җәлил исемендәге премия 30 яшькә кадәр бирелә, бу минем соңгы мөмкинлегем иде, чөнки миңа 30 яшь. Без русчага тәрҗемә белән ике китапны тәкъдим иттек: «Шагыйрь: шигырьләр»  шулай ук «Безнең эзләр: шигырьләр».

Сүз уңаеннан, Б. Ибраһимов мәктәп елларыннан иҗат белән шөгыльләнә. Үзенең беренче шигырен ул сигез яшендә яза һәм район газетасында бастыра. Университетта беренче курста укыган чагында ул «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри. Берләшмәнең кураторы —  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Ширмән.

Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Булат: «Җыр текстлары язам, бу юнәлештә үсәргә телим,» — диде. Быел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Артур Исламов альбомы чыгуы көтелә, анда Булатның җыры да кергән.

М.Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле тапшырыла. «М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты» исеме ике елга бер мәртәбә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышларга һәм Татарстан Республикасында яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен бирелә.

Быел жюри Министрлыклар, иҗади берлекләр һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән 62 дәгъвачының эшен карады. Иң күп эшләр музыка, театр сәнгате, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсенә караган. Конкурс йомгаклары буенча М.Җәлил исемендәге премия лауреаты булган затларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.