КФУны тәмамлаган студент 1 млн премия алырлык китап язган

Татарстан язучысы, Казан университетын тәмамлаган Шамил Идиятуллин «Город Брежнев» дигән китабы белән «Большая книга» Милли әдәби премиясенең өченче лауреаты булды. 12 нче сезонның финалы «Вся власть русской литературе!» дигән слоган белән үтте һзм революциянең 100 еллыгына багышланган иде. Җиңүчеләрне Пашков йортында узган тантаналы чарада билгеләделәр. Кичәне актриса һәм телевидение алып баручысы Александра Ребенок белән театр һәм кино актеры Алексей Вертков алып бардылар.

Декабрьдә ел йомгакларын ясарга күнегелгән һәм алар сөенечле дә. 2017 елда китап басу артты. ВЦИОМ мәгълүматларына караганда, илебездә китап укымаучылар саны кимегән. Бигрәк тә балалар укый башлаган. Быел россиянең мәктәп укучылары бу күрсәткеч буенча үзләренең Сингапур яшьтәшләрен узып киткәннәр. Бу турыда басма һәм массакүләм федераль агентлык җитәкчесе Михаил Сеславинский әйтте.

Тантана барышында укучыларның нинди китаплар өчен күпме тавыш бирүләре дә әйтелде. Беренче урында — Сергей Шаргуновның «Катаев. Погоня за вечной весной» дигән биографиясе. Икенче урында — Лев Данилкинның «Ленин. Пантократор солнечных пылинок» әсәре. Өченче урында — Шамил Идиятуллинның «Город Брежнев» китабы.

 

«Большая книга» премиясенең фонды — 5,5 млн. сум. Беренче урын өчен — 3 млн., икенче урынга — 1,5 млн, өченчегә — 1 млн сум каралган.

Шамил Идиятуллин 1971 елда Ульяновск каласында туа. Казан университеты журфагын тәмамлый. 9 ел «Известия Татарстана» газетасында эшли, 1994 елдан «Коммерсантъ» басма йорты белән хезмәттәшлек итә. 2004 елдан проза өлкәсенда иҗат итә. Бөтенрәсәй әдәби конкурсларының эксперт әгъзасы.

«Город Брежнев» әсәрендә 1980 еллар башындагы Чаллы шәһәрендә яшәүче егет тормышы турында тасвирлана. Текст язучының автогигант-шәһәрдәге тормыш турында балачак хатирәләренә нигезләнгән.