КФУны тәмамлаучы Станислав Александров президент резервы составында

Казан федераль университетының юридик факультетын 2011 нче елда тәмамлаган, хәзер Россия юристлары ассоциациясе идарәсе әгъзасы Станислав Александров президент резервы составына кергән. 

Россия Президенты Владимир Путин үз патронажлыгындагы җитәкче кадрлар резервы яңартылган составын хуплады.

Резерв составына 142 кеше — федераль һәм төбәк дәүләт органнары, җирле үзидарә һәм башка оешмалар вәкилләре кергән.

Алдагы резерв составын раслаганнан соң, 2017 елның декабрендә, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 6 кеше төрле вазифаларга билгеләнделәр. Барлыгы резервның 39 вәкиле төрле вазифаларга ия булдылар.