КФУны тәмамлаучылар уңыш сере белән уртаклаша

11 октябрьдә Казан федераль университетында уку йортын тәмамлап, эшләрендә уңышка ирешүчеләр белән MOST проекты җиденче сериясе уза. 

Шунысы игътибарга лаек, бу юлы чыгыш ясаячак спикерларга әле 30 яшь тә юк. Яшь булуларына карамастан, аларның һәркайсы үзе эшләгән өлкәдә инде танылу алган.

“Менеджмент” категориясендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясаячак. Ул уку йортын “юриспруденция” белгечлеге буенча тәмамлаган. “Мәгариф” категориясендә EduAbroad (чит ил университетларына керү буенча онлайн-гид) проекты авторы, Россиядәге YourAgora Америка компаниясенең маркетинг буенча директоры Алинә Садриева чыгыш ясар, дип көтелә.

“Бизнес” категориясендә “Түбәтәй” татар хәләл тиз туклану челтәрләренә нигез салучы һәм генераль директоры Солтан Сафин булачак. Ул КФУның геология факультетын “геолог-нефтьче” белгечлеге буенча тәмамлаган.

Очрашу КФУда (Кремль урамы, 18) төп бинаның беренче физика аудиториясендә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.