КФУны тәмамлаучыларның хезмәт хакы күләме буенча «Топ-10″да

Университетны тәмамлап, икътисад  һәм финанс өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы нәтиҗәләреннән «Топ-10» исемлеген төзегәннәр. Әлеге исемлектә Рәсәй университетларын тәмамлап чыккан һәм бүгенге көндә финанс-икътисад өлкәсендә эшләп, иң күп хезмәт хакы алучылар рәтендә Казан федераль университететы да бар! Бу турыда 31май көнне  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте. Казан университеты унынчы урынны Рәсәйнең Халыклар дуслыгы университеты белән бүлешә.2 016елның рейтинг исемлеген «Superjob для студентов» тәкъдим иткән. Топ-10 исемлеген төзү өчен 2010-2015елларда  югары уку йортларын тәмамлаган  яшь белгечләрнең хезмәт  хакларын санаганнар.  Новосибирск, Казан, Пермь өлкәсе, Ульян университетларын тәмамлаучыларның хезмәт хаклары  рейтингта  Мәскәү һәм Санк-Петербург вузларын тәмамлаучыларныкы белән бер  бер исемлектә.

VblWTIoGDp0

Узган ел белән чагыштырганда базарда күзгә күренерлек үзгәрешләр юк: яхшы, аеруча да яшь кадрлар һәрвакыт кирәк. Таләпләр зур,  ә финанс ягы, киресенчә әллә ни куандырмый. Белгечләр  зур хезмәт хакына өмет багламаска киңәш итә. Илшат Гафуров та КФУ тәмамлап шушы өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы бер меңгә кечерәйгән, дип борчылуын белдерде. 2015елда  бу сумма алтмыш тугыз мең булса, быел алтмыш сигез меңне тәшкил итә дигән мәгълүмат җиткерде. “Рейтинг  буенча, безнең студентларның һәркайда да кирәклеге күренә. Бу үз чиратында белгечләр  әзерләүнең системасының сыйфатлы булуына ишарә”.

Рейтингның лидерына килгәндә, «Топ-10″ның 1 урыны  Рәсәй Федерациясе  президенты каршындагы халык һәм дәүләт хезмәте академиясендә укып чыкканнарда. Биредә белем алганнар туксан мең хезмәт хакы ала икән….

Назлыгөл СӨНГАТОВА. «Татар-информ» МА мәгълүматларына таянып.