КФУның татар халык хоры концерт куйды

КФУның Татар халык хоры университетның төп бинасында Император залында үзенең гала-концертын оештырды. Ул атаклы дирижер Семён Казачков тууына 110 тулуга багышланды. 

Казан университетының Татар халык хоры оешуга быел 52 ел булды. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин 1967 елдан бирле хорга, татар халкына, музыка дөньясына хезмәт куя. Концертка килгән тамашачылар арасында да кайчандыр хорда җырлаган солистлар, җыр-моң сөючеләр бар иде.

“Имтихан алдыннан остазым мине бер класска чакырды. “Дулкынланма. Менә бу төймәне тел астыңа сал һәм барысы да яхшы булачак”, — диде. Ышанмаска мөмкин түгел. Мин сынауны “биш”легә бирдем. Семён Казачковның психологиясе көчле булып чыкты”, — диде җитәкче.

“Тере кешедә дулкынлану булырга тиеш, тик чама хисе белән генә. Шул вакыйгадан соң бер атна узды. Укытучым янына килдем һәм ул биргән таблетканың хор белән эшләүдә булышуын әйттем. Хикмәте нәрсәдә икәнен сорадым. “Борчылма, ул бары тик “валерьянка” гына иде”, — диде ул”, — дип искә алды остазын дирижер.

Ирнис Рәхимуллин Семён Казачковны бөек педагог, оста психолог һәм талантлы дирижер булганын искәртте. “Аның кул астыннан чыккан дирижерларның саны бихисап. Мин анда 25 ел буена укыганыма бик бәхетлемен. Педагогның төп миссиясе – укырга өйрәтү икәнен аңладым”, — диде ул.

“Студент елларын мин рәхмәт хисләре белән искә алам. Ирнис абый үзе дә рәхмәтледер дип уйлыйм, чөнки репертуарыбыздагы берничә җыр консерваториянең соңгы курс студенты – Ирнис абыйның диплом эше иде”, — дип искә алды хорда җырлаган Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин.

Роберт Миңнуллин сүзләренчә, алар Ирнис Рәхимуллинның диплом имтиханында катнашкан булганнар. “Комиссия безнең җырларыбызга “биш”ле билгесе куйды. Шуннан бирле мин дә үземне әйбәт җырлаучылар рәтенә кертеп йөрим”, — ди ул.

Гала-концертта Татар халык хоры тарафыннан татар, рус, итальян һәм латин телләрендә әсәрләр башкарылды. “Ариетта” вокализын язган композитор Ренат Еникеев үзе дә залда иде һәм хорның җырлавын ошатканын әйтте. Шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов исеменнән “Рәхмәт хаты” да тапшырылды.

Гала-концерт “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды. “Бис”ка хорчылар “Җәй айлары” җырын кабатлап башкарды. Соңыннан хор коллективына бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде, истәлеккә күмәк фотога да төштеләр.

Зилә Мөбарәкшина.

Мәгълүмат һәм фотолар «Татар информ» МА алынды.