КФУның Татаристика бүлеге эшчәнлеге белән таныштырачаклар

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар Институтына быелгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре, кабул итү үзенчәлекләре һәм белем бирүнең яңа юнәлешләре хакында сөйләшәчәкләр. Матбугат конференциясендә КФУның филология һәм мәдәниара багланышлар Институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов, аның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов, халыкара эшчәнлек буенча урынбасары Гөлнара Садыйкова, Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова катнаша.

Матбугат конференциясе 5 сентябрь көнне сәгать 11дә башлана.