КФУны узган ел тәмамлаган 149 студент фәнни вазифаларга алыначак

Казан университеты яңа урыннар булдыру өчен 70 миллион сумга кадәр акча алачак.

Казан федераль университеты Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгының «2020 елда чыгарылыш студентларын югары белем бирүче мәгариф һәм фәнни оешмаларына фәнни-тикшеренү позицияләренә эшкә урнашуга булышлык күрсәтү» дигән сынау проекты катнашучысы булды. Яңа урыннар булдыруга вуз 70 миллион сумга кадәр алачак.

Министрлык проекты әлегә бер уку елына — 2021 елның 31 августына кадәр исәпләнгән. Программада катнашучыларга үз һөнәри осталыкларын фәнни хезмәткәрләр таләп ителә торган оешма вәкилләренә күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Проектның төп максаты — яшь галимнәрнең тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторына килүен тәэмин итү.

«Хәзерге вакытта КФУның сигез институтына узган ел укуны тәмамлаган  75 студент эшкә урнаштырылган. Барлыгы 149 бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура тәмамлаучы эшкә кабул ителәчәк, нигездә, алар Казан университетында белем алучылар, — дип хәбәр итте КФУның Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Александр Клочков. — Программаның төп бурычы — чыгарылыш студентларына социаль ярдәм күрсәтү һәм аларга фәнни, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлектә үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр бирү».

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның җәендә Казан федераль университетының 290 студенты эшкә урнаштырылды.

Автор: Лариса Бусиль