КФУның Волонтёрлар үзәге: “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз”

Спорт – ул яшәү рәвеше дип юкка гына әйтмиләр. Безне бәләкәйдән спортны яратырга, спорт белән шөгыльләнергә өйрәтәләр, чөнки сәламәт яшәү рәвеше безнең тормышка нык кергән очракта, ул безнең яшәү сыйфатын арттыра, авыруларны киметә.

Безнең университетыбыз да студентларның сау-сәламәт булуларына зур көч куя. Бездә бик күп спорт чаралары үткәрелә, спорт турында күп сөйләнә.

КФУда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  бик нык алып барыла. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, Волонтёрлар үзәге вәкилләре төрле акцияләр, массакүләм спорт чаралары, лекцияләр һәм викториналар үткәрәләр. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында барлык чаралар онлайн формат актив кулланыла.

Бу чараларның берсе 20 майда үтте. “Like a Donor” проектын тормышка ашыру кысаларында спортчы белән онлайн очрашу үткәрелде. Бу очрашу Инстаграмның туры эфирында узды. Эфирда фигуралы шуу буенча Россиянең спорт мастеры, КФУның ИЭУП магистранты Юлия Зобнина һәм Волонтёрлар үзәге җитәкчесе Алинә Сафина разминка үткәрделәр һәм сәләмәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге турында сөйләштеләр.

21нче майда исә, Волонтёрлар үзәге активистлары спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына онлайн викторина үткәрделәр. Катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында яңа фактлар белә алдылар.

“КФУ – игелекле кешеләр планетасы” Волонтёрлар үзәге укучыларны үзләренең эшчәнлекләре белән таныштыруны һәм онлайн интерактивлар үткәрүне дәвам итә. Киләсе чаралар турында мәгълүматны социаль челтәрләрдә, Үзәкнең рәсми битендә табып була.

Нурия Нургалиева әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты. Мәглүмат КФУ сайтының “Яңалыклар” бүлененнән алынды.