КФУның яңа статусы

Бүген алдан хәбәр иткәнебезчә, “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында КФУның чит ил гражданнарына тест үткәрү системасында яңа статусы турында матбугат конференциясе үтте. Анда КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Рус телен чит тел буларак өйрәтү кафедрасы доценты Елена Хабибуллина һәм Казан лингвистика үзәге җитәкчесе урынбасары Анна Брызгалова катнашты.

Очрашуда сүз КФУның яңа мөмкинлеге – мигрантлар өчен рус телен, дәүләтебез тарихын һәм аның хокукый базасын белү буенча тест тапшыру үзәкләре исемлегенә Казан университетын кертү турында барды. Моның өчен КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җаваплы булачак. Институт Директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге бүлек төзелеше белән таныштырып 2016 елның 1 нче сентябреннән гамәлгә керәчәк үзгәрешләргә тукталды. Институт эчендә 3 Югары мәктәп оештырылачак: Рус һәм чит ил филологиясе Югары мәктәбе, Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе, Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар Югары мәктәбе.

“Без әлеге проект өстендә озак эшләдек, — диде Р.Җамалетдинов. Элек мигрантлардан имтихан алу хокукына ия 5 төп университет бар иде. 21 апрельдә РФ Мәгариф министрлыгы указы нигезендә алар исемлегенә КФУ да өстәлде”.

Әлеге хокукка ия булучылар арасында Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Волгоград дәүләт университеты, Төмән дәүләт университеты һ.б. вузлар була.

Билгеле булганча, Россия Президенты указы нигезендә илебезгә килүче һәрбер мигрант рус теле, тарих һәм законадательство нигезләре буенча имтихан бирергә тиеш. Казан университетында бу имтихан 2013 елдан бирле кабул ителә. Университетыбыз бу юнәлештә элек Санкт-Петербург дәүләт университеты белән эшли иде. Мигрант Казанда Санкт-Петербургта эшләнгән тестлар буенча имтихан бирә, аны төньяк калада тикшергәннән соң, мигрантка сертификат тапшырыла. “Яңа мөмкинлекләр безгә әлеге сертификатны алу вакытын һәм тест үткәрү процедурасын гадиләштерү хокукын бирә,” – дип билгеләп үтте Р. Җамалетдинов. Моннан тыш күп еллык тәҗрибә буенча имтихан сораулары да үзебездә эшләнәчәк.

Имтихан берничә төрле сертификат алу өчен тапшырыла: вакытлыча торуга, эшкә урнашуга һ.б. Имтихан бирмичә эшкә кереп булмый. Елена Хавбибуллина сүзләренчә, мигран русча якынча 1000 сүз белергә тиеш. Имтихан гомумән 2 өлештән тора: рус теле буенча имтихан; тарих һәм законнар базасын белүне тикшерү. Рус теле буенча имтиханда мигрантларның сөйләшә, лексика, грамматиканы белүләрен тикшерәчәкләр һәм аларга аудирование үтәргә туры киләчәк.

Имтихан түләүле. Мисал өчен, патент алу чен ул 4900, ә вакытлыча яшәүгә хокук өчен 5300 тора. ЛНР һәм Донецк халык республикасыннан килүчеләргә ташламалар каралган. Моннан тыш КФУда имтиханнарга әзерлек курслары да оештырылган.

Соңгы елда гына да имтиханны 3000нән артик мигрант уңышлы тапшырып чыга. Бигрәк тә БДБ илләреннән, Үзбәкстаннан, Украинадан тапшыручылар күп. Анна Брызгалова белдерүенчә, Мексика, Пакыстан, Иран, Нигериядән дә бирүчеләр бар. Р. Җамалетдинов сүзләренчә, яңа мөмкинлекләр булганга әлеге сан берничә мәртәбә артырга мөмкин.