Казан шәһәре Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 167 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Казан федераль университетының төп мәгариф оешмаларының берсе булып тора. Бу көннәрдә мәктәп үзенең 20-еллык юбилеен билгеләп үтте: Казан дәүләт мәдәният институтының концентлар залында 167 нче мәктәпнең юбилеена багышланган зур күләмле «20 безгә инде» дип исемләнгән зур концерт булып узды.
Шул нисбәттән, мәркәзебезнең 167 нче мәктәбен Казан федераль университеты, Психология һәм мәгариф институты исеменнән, укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы җитәкчелеге, укытучылары, магистрантлары тарафыннан чын күңелдән истәлекле датасы – 20-еллык юбилее белән тәбриклибез! Шушы истәлекле вакыйганы күздә тотып, без мәктәп директоры Хәсәнова Лилия Хәмидулла кызын котларга дип юбилейга килдек һәм КФУ ректоры Гафуров И.Р. исеменнән аны Рәхмәт хаты белән бүләкләдек.
Юбилей кичәсенә мәгариф, мәдәният, сәнгать өлкәсенең күренекле эшлеклеләре дә, чыгарылыш сыйныф укучылары да, ветераннар да, әлбәттә, күп еллар дәвамында мәктәптә эшләгән һәм бу күркәм, шул ук вакытта авыр эшкә үз күңелләрен биргән, сабыр, түземле укытучылар да килгән иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге белем бирү учреждениесенең педагогик коллективы югары эшкә сәләтлелеге, яңа үрләргә омтылышы белән аерылып тора. Алар һәрвакыт динамикада! Бөтен коллективның белеме, педагогик осталыгы нәтиҗәсендә, мәктәп һәрвакыт иҗади үсештә.
Һәр шәхес язмышының үз мәктәбе бар, ул белем иленә генә илтү белән чикләнмичә, чын мәгънәсендә, һәр укучыны тормышка өйрәтә… 167 нче мәктәп – традицияләрне, бәяләп бетергесез педагогик тәҗрибәне саклаучы мәктәп.
Казан федераль университетының кайбер студентлары турында сөйләгәндә, аларның үз заманында нәкъ менә 167 нче мәктәп кебек шундый затлы мәктәпләрдә укып, аны уңышлы итеп тәмамлап чыгулары һәм бүгенге көндә аларның КФУның иң алдынгы студент-шәкертләре сафында булулары белән горурланабыз! Киләчәктә дә мәктәп шундый ук көчле белемле, акыллы, сәләтле укучылар әзерләр, үзенең матур һәм күркәм традицияләрен алдагы көннәрендә дә дәвам итүенә ышанап калабыз!