КФУның Яр Чаллы институты театр марафонына кушылды

2019 ел — Россиядә Театр елы. Инде мөһим проект — Россия шәһәрләре буенча бөтенроссия театр марафоны старт алды. 

КФУ Яр Чаллы институты китапханәсе театраль хәрәкәтне популярлаштыруга кушылырга була һәм «Прикоснись театру» дигән китап-иллюстратив экспозициясен тәкъдим итә. Монда театр сәнгате үсеше тарихы һәм дөньяның мәшһүр театрлары белән танышырга мөмкин. Мемуар әдәбият Россиянең бөек актерлары һәм мәшһүр театр эшлеклеләре турында сөйли, аларның сәхнә серләрен ача. Күргәзмәгә килүчеләр хозурына Татарстан театрлары һәм Чаллы шәһәренең театраль тормышы да тәкъдим ителгән.